news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек

«Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген «Татар-информ»да «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырды.

Оештыручыларның мәгълүматларына караганда, «Ватан хакына» бәйгесенә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителгән. Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтта урнаштырылып барган. Бәйгедә барлыгы 150ләп иҗади эш катнашкан. Катнашучылар арасында Татарстанның барлык районнары да бар.

«Ватан хакына» иҗади бәйгесендә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин бүләкләде. Җиңүчеләргә акчалата премия һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән махсус бүләк тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Минем герой» номинациясендә кызыксындыру бүләге алучылар:

  • Алсу Гайфетдинова (Казан шәһәренең 141нче номерлы гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы)
  • Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы)
  • Гадел Хәбибуллин (Балык Бистәсе районы Корноухово авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы)
  • Айзилә Минһаҗева (Казан шәһәренең 155нче номерлы гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы)
  • Айрат Васильев (Балтач районы Субаш авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы)

Әлеге номинациядә беренче урынны Балтач районы Арбор авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әнәс Мифтахов яулады. Ул бәйгегә «Бабаема хат» язмасын юллаган. Иҗади эш авторның Бөек Ватан сугышы кырында да, тормышта да батыр булган бабасына багышланган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Конкурсларда еш катнашам. Бу бәйге турында газетадан укып белдем. Әнием дә әйтте. Язмам бабамның әтисенә багышланган. Бабамның язмышы белән бик кызыксынам. шуңа күрә аның турында язарга булдым», – диде ул.

Әнәс Мифтахов диплом һәм 30 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнде.

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе җиңүчеләре:

  • 3нче урын – Гөлназ Нәҗипова (Кукмара районының Аш-Буҗи авылы)
  • 2нче урын – Лилия Нәкыйпова (Балтач районының Түнтәр авылы мәктәбе укытучысы)
  • 1нче урын – Әлфирә Галиева (Аксубай районының Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе)

«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе җиңүчеләре:

  • 3нче урын – Гүзәл Мөхлисова (Биектау)
  • 2нче урын – Алсу Низамова (Әлки районының Базарлы Матак авылы)
  • 1нче урын – Дания Нотфуллина (Балтач районының Арбор авылы)

Әлеге номинациядә Казан шәһәреннән Илүсә Арикеева-Зәйнетдиновага һәм Гөлчәчәк Нигъмәтҗановага махсус бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы азагына якынлашкач,Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин «Ватаным» дип аталган җыр башкарды.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot