news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдәвес Ханов: Тукай премиясендә архитекторлар да игътибарга алынсын иде

Фирдәвес Ханов: Тукай премиясендә архитекторлар да игътибарга алынсын иде
Салават Камалетдинов

Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы Фирдәвес Ханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе архитекторларга да бирелергә тиеш дип саный.

«Архитектор һөнәрен күтәреп, аны халыкка чыгарып булмасмы, дигән борчылу белән килдем. Чөнки соңгы елларда 2012 елдан бирле Тукай премиясенә архитектура өлкәсендәге белгечләргә игътибар җитмәде. 2012 елда курсташларым Айвар Саттаров, Искәндәр Сәйфуллин «Кол Шәриф» мәчете проекты өчен премия алган иде», - диде ул Тукай премиясе кандидатлары белән очрашуда.

Фирдәвес Ханов быел премиягә шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Түбән Кама шәһәренең милли архитектурасы, Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары өчен дәгъва кыла.

«Без, архитекторлар, шул ук сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр. Без кешегә яшәр өчен уңайлык, матурлык тудырабыз. Халыкка тормыш итәргә җиңел булсын өчен тырышабыз. Урамга чыккач, китап укырга, музыка тыңларга дип түгел, тарихи объектлар карарга дип чыгабыз. Фотога төшәбез, открыткалар, китаплар алабыз. Димәк, архитектура – тормышыбызның зур бер урынын ала», - диде ул.

Фирдәвес Ханов институтны тәмамлаганнан соң, 44 елдан артык бер урында, бер шәһәрдә архитектура өлкәсендә эшләгән. Шуның 25 елын – Түбән Кама шәһәрендә баш архитектор булып хезмәт куя.

«Шул дәвердә Татарстан өчен кыйммәтле булган объектлар тудырырга тырыштым. Һәр объектны эшләгән вакытта бергә укыган курсташларыма күрсәтәм, киңәшләшәм. Айвар Саттаровка рәхмәт, ул үзенең мисалында архитектура өлкәсен күтәрде», - диде архитектор.

Аның әйтүенчә, Түбән Камадагы мәчет – Татарстанда яңа типта төзелгән беренче Җәмигъ мәчете. «Мәчетебез 1998 елда эшли башлады. Шәһәребездә алтыдан артык парк бар, аның миллилеген аңлар өчен күрергә, эчендә йөрергә кирәк. Тукай паркында  Габдулла Тукайның иҗатын белмәүчеләр шигырьләрен укып, танышып чыга», - диде Фирдәвес Ханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100