news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Гыймалтдинов: Яшьләрне радиога бездәге хезмәт хакына җәлеп итүе авыр

Бүген «Татмедиа»да татар телле радиоларның проблемаларын барладылар.

Фирдүс Гыймалтдинов: Яшьләрне радиога бездәге хезмәт хакына җәлеп итүе авыр
Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов радиога күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар алып баручы яшьләрне хәзерге хезмәт хакларына җәлеп итү кыенлык тудыруын әйтте.

«Иң зур проблема — кадрлар мәсьәләсе. Хезмәткәрләребез олыгая. Кызганыч, төпле итеп, күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар эшләүче кешеләрне табу авыр. Яшьләр арасында бар алар. Әмма аларны безнең хезмәт хакларына җәлеп итү авыр», — диде ул «Татмедиа»да «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә.

Фирдүс Гыймалтдинов татар халкында сөйләм радиосы юклыгын да әйтте. «Мондый төр радио Европада бик популяр. Күңелле вакыйгалардан тыш, тормышта проблемалар да бар бит әле. Кызганыч, бу юнәлеш әле буш тора», — диде ул.

«Күңел» радиосының баш мөхәррире Лилия Мәхмүтова сүзләренчә, саф татар телендә матур тавышлы алып баручыларны табуы авыр. Бездә ике алып баручы ярты ставкада эшли, алар эшләренә җаваплы карый. Ә килешү буенча эшләгән алып баручыларда җаваплылык юк», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100