Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фикрәт Табиевның хатыны белән хушлашуда Миңнеханов һәм Шәймиев телеграммаларын укыдылар
Мәскәүдә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиевның (1928-2015) хатыны Динә Мөхәммәт кызы Табиеваны (1929-2023) җирләделәр. Хушлашу мәрасимендә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә җеназа догасы һәм җыелган халык белән бергә җаназа намазы укыды.
Равил Әхмәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән Табиевлар гаиләсенең кайгысын уртаклашу телеграммаларын укыды.
Хушлашу тантанасында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм Табиевларның зур гаиләсе - Динә Мөхәммәт кызының уллары, оныклары һәм оныкчыклары катнашты.
Табиеваны Данил мөселман зиратында ире Фикрәт Әхмәтҗан улы белән янәшә җирләделәр. Алар бергә 64 ел яшәгән.
Динә Табиева 28 мартта 93 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз