news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Фикрәт Табиевның хатыны Динә ханым вафат булган

Мәскәүдә Фикрәт Табиевның хатыны Динә ханым вафат булган
https://t.me/PolpredstvoRT/3014

Бүген Мәскәүдә Динә Табиева – медицина фәннәре докторы, КПССның Татар өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиевның хатыны вафат булган. Бу турыда Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Динә Табиевага 93 яшь иде. «Талантлы һәм максатка омтылучан ханым иде. Ул һәрчакта күренекле ире кебек булырга тырышты. Илдә рефлексотерапия мәктәбе барлыкка килүе һәм үсеше аның исеме белән бәйле. Бу өлкәдә Табиева хезмәтләренә бүген дә ихтыяҗ зур», диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә белән хушлашу 30 мартта Россия Президентының Эшләр белән идарәсенең поликлиникалы Үзәк клиник хастаханәсе янында була. Аны ире янында – Данилов мөселман зиратында җирлиләр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100