news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фикрәт Табиев: «Җитәкчелек сәнгате — „мин куштым“ дип тәкърарлап тору түгел»

Ул Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре вазифасын башкарган еллар — республиканың социаль-икътисади тормышында зур үзгәрешләр барган, авыл хуҗалыгы үсеш алган, Татарстан заманча сәнәгый-индустриаль республикага әверелгән дәвер.

Фикрәт Табиев: «Җитәкчелек сәнгате — „мин куштым“ дип тәкърарлап тору түгел»

Партия һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсенең Ермишь районы Әҗи авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Әхмәтҗан Мөхәммәтҗан улы Гражданнар сугышында катнаша, отряд командиры, Фрунзеның шәхси элемтәчесе була; Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә һәм 1943 елда фронт яны госпиталендә яралардан үлә. Әнисе — Сабира Мөҗип кызы колхозда эшли. Яшүсмер Фикрәт тә сугыш чоры колхоз тормышының бар авырлыгын үз җилкәсендә кичерә.

1951 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, Фикрәт Табиев политэкономия кафедрасында калдырыла. Аның эшлекле холкы һәм лидерлык сыйфатлары укый башлауга ук ачыклана. Беренче курста ул факультет комсомол комитеты секретаре һәм тулай торак старостасы, өченче курста — университетның студентлар профсоюз комитеты рәисе, дүртенче курста — факультетның партия комитеты секретаре итеп сайлана. Сталин стипендиясе алып укый.

Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1957 елдан 1979 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитетында хезмәт куя: фән, мәктәпләр һәм мәдәният бүлеге мөдире, идеология буенча секретарь, 1959 елдан — икенче секретарь, 1960 елдан — беренче секретарь. Татарстандагы тормыш-яшәешнең ике дистә елга якыны төп юнәлешләр Табиев тарафыннан билгеләнгән чорга туры килә.

Ул Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре вазифасын башкарган еллар — республиканың социаль-икътисади тормышында зур үзгәрешләр барган, авыл хуҗалыгы үсеш алган, Татарстан заманча сәнәгый-индустриаль республикага әверелгән дәвер. Җитәкче вазифасына карата Табиев түбәндәге фикердә тора: «Җитәкчелек сәнгате — ул барысына да өлгерү, бар эшкә үзең тыгылу, бертуктаусыз „мин куштым“, „мин хәл иттем“ дип тәкърарлап тору түгел. Иң мөһиме — эш башына булдыклы, әзерлекле, эчке тәрбиясе булган кешеләрне сайлап кую».

Аның турыдан-туры катнашы белән республика тормышының төрле өлкәләре үсешенә зур өлеш керткән талантлы җитәкчеләр үсеп чыга. Җитди проектларны гамәлгә ашырганда Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев җирле мәнфәгатьләрне түгел, гомумдәүләт максатларын алга куеп эш итә. Ул Татарстанда эшләгәндә Казан органик синтез заводы, «Түбәнкаманефтехим» предприятиесе, «Түбәнкамашин» заводы, КамАЗ предприятиеләре комплексы, Түбән Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы кебек сәнәгать гигантлары төзелә.

Машиналар, самолётлар, суднолар, приборлар төзелеше куәтле үсеш ала. Заманча инфраструктуралы Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Җәлил шәһәрләре калка. Икътисади потенциалы ягыннан Татарстан Молдавия, Эстония, Литва, Кыргызстан ССР кебек кайбер союздаш республикалардан күпкә алга китә.

1979–1986 елларда Табиев СССРның Әфганстан Демократик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе вазифасын башкара. 1986–1990 елларда — РСФСР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары була. 1992– 1993 елларда — РСФСР Югары Советы каршындагы Федераль милек фонды рәисе. 1995 елдан — Мәскәүдә «Нефтек» холдинг компаниясе баш киңәшчесе.

Фикрәт Табиев 1959–1980 елларда — ТАССР Югары Советы, 1962–1979 елларда — СССР Югары Советы депутаты, 1962–1979 елларда — СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1989–1991 елларда — СССР халык депутаты итеп сайлана; 1961–1990 елларда — КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы. Ул 5 монография, Татарстан икътисады үсешенә, партиянең халык хуҗалыгы белән идарә итү алымнарына, ил икътисадын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы да.

Дәвамлы һәм күпкырлы эшчәнлеге өчен Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 5 Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, кайбер чит илләр орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 2008 елдан — Казан һәм Чаллы шәһәрләренең Мактаулы гражданы.

Фикрәт Табиев 2015 елның 3 июнендә Мәскәүдә вафат була. Данилов мөселман зиратында җирләнә.

Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге урамнарга, Чаллы шәһәренең яр буе ял зонасына Табиев исеме бирелә. Казанда ул яшәгән йортка барельефлы мемориаль такта куела. Аңа багышлап «Фикрәт Табиевның Шәхси эше» дигән документаль фильм төшерелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100