Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Фикердәшләр» клубында Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы турында фикер алыштылар
Кичә Казанда «Фикердәшләр» клубының чираттагы очрашуы узды. Әлеге очрашуда КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миннегуловның «Гакыллылар тыңлар, аңлар...» дип исемләнгән яңа китабы буенча фикер алышу булды.
«Очрашуда Хатыйп Миңнегулов, аның дусты, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, язучы Равилә Шәйдуллина-Морат, режиссер Нурания Җамали, шәһәр мәгариф өлкәсендә эшләүче вәкилләр, Хатыйп аганың укучылары катнашты. Китап турында җылы фикерләр әйтелде, бик җанлы очрашу булды. «Фикердәшләр» клубы проекты авторы Нурания Җамали чираттагы очрашуның сентябрь аенда узачагы турында игълан итте», – диде «Татар-информ»га әлеге клубның катнашучысы Ләйсән Антонова.
-
Хатыйп Миңнегуловның «Гакыллылар тыңлар, аңлар...» дигән китабы татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә, ул 400 данә белән «Халкыбыз мирасы» нәшриятында чыккан.
Фото: © «Татар-инфоом», Зилә Мөбәрәкшина
-
«Әлеге китап авторның, нигездә, яңа гына узып киткән елдагы эш-гамәлләренә хисап рәвешендә дә кабул ителә ала. Андагы язмаларда әдәбиятыбызның төрле чорлары, аның күп кенә вәкилләре (Кол Гали, Шәмсетдин Зәки, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллин, Мәхмүт Хәсәнов), тугандаш халыкларның әдипләре (Абай, Әхмәд Дониш һ.б), әдәби бәйләнешләр, истәлекле мөһим милли-мәгърифәти вакыйгалар, чаралар хакында материаллар бар. Бер өлеш язмаларда авторның күпкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Традиция нигезендә китап шактый бай биобиблиографик һәм иллюстратив материаллар, хроникаль, энциклопедик характердагы белешмәләр белән тәэмин ителгән. Ул киң катлам укучыларга тәкъдим ителә», – диелгән китапның кереш өлешендә.
Фото: © «Татар-инфоом», Зилә Мөбәрәкшина
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз