Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Профессор Хатыйп Миңнегуловның яңа мәкаләләр һәм истәлекләр җыентыгы дөнья күрде
Филология фәннәре докторы, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегуловның «Гакыллылар тыңлар, аңлар...» дигән китабы басылып чыкты. Җыентык татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә, ул 400 данә белән «Халкыбыз мирасы» нәшриятында чыккан.

«Әлеге китап авторның, нигездә, яңа гына узып киткән елдагы эш-гамәлләренә хисап рәвешендә дә кабул ителә ала. Андагы язмаларда әдәбиятыбызның төрле чорлары, аның күп кенә вәкилләре (Кол Гали, Шәмсетдин Зәки, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллин, Мәхмүт Хәсәнов), тугандаш халыкларның әдипләре (Абай, Әхмәд Дониш һ.б), әдәби бәйләнешләр, истәлекле мөһим милли-мәгърифәти вакыйгалар, чаралар хакында материаллар бар. Бер өлеш язмаларда авторның күпкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Традиция нигезендә китап шактый бай биобиблиографик һәм иллюстратив материаллар, хроникаль, энциклопедик характердагы белешмәләр белән тәэмин ителгән. Ул киң катлам укучыларга тәкъдим ителә», – диелгән китапның кереш өлешендә.

Чагыштырмача киң катлам укучыларга адресланган әлеге китапның төзелеш-структурасы традицион характерда. Анда Хатыйп Миңнегуловның үз язмалары, аның хакындагы материаллар төп урынны били. Аерым документларның, басма һәм кулъязма текстларның күчермәләре дә бирелә.
Әлеге җыентыкта, нигездә, 2025 елда язылган мәкалә-хезмәтләр төп урынны алып тора. Хәзерге чорга аваздаш аерым материаллар да урнаштырылган. Китап эчтәлек-төзелеше белән җыентык жанрында. Анда авторның төрле вакытларда кәгазьгә төшерелгән язмалары, шулай ук күпләгән башка каләм әһелләренең мәкалә-текстлары урнаштырылган.
«Әлеге «хисап» елында шәхси архивымдагы шактый материалларны «Мирасханә»гә тапшырдым. Элеккеге традицияне дәвам итеп, Татарстан Милли китапханәсе, КФУның Николай Лобачевский исемендәге китапханәсенә дә басма һәм кулъязма материаллар биреп барам. «Безнең мирас» журналы мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллин үтенече белән, әлеге журнал китапханәсенә «Мирас»ның 1991-2010 елларда нәшер ителгән барлык саннарын да диярлек (220 тирәсе) бүләк иттем», – диде «Татар-информ»га Хатыйп Миңнегулов.

Галим күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих Институты кысаларында үзенең күп кенә китапларының электрон вариантын туплаган махсус сайт ачылуын да билгеләп үтте. «Моның өчен әлеге гыйльми оешма хезмәткәрләре Илнур Миргалимовка һәм Люция Гыйниятуллинага рәхмәтлемен. Саный китсәң, 2025 елда ярыйсы гына эшләр башкарылган икән. Китапта аларның бер өлешенә генә тукталдык. Болар хакында тулырак мәгълүмат бу җыентыктагы аерым язмаларда да, аеруча китап ахырындагы махсус хроника, биобиблиография бүлекчәләрендә дә бар», – дип аңлатты Хатыйп Миңнегулов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз