news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фермерлар кооперациясе буенча эшне көчәйтергә кирәк – Марат Әхмәтов

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президиумы һәм советының киңәйтелгән утырышы узган.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президиумы һәм советының киңәйтелгән утырышы узган. Утырышта 2017-2018 елларга республика агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме турындагы мәсьәләләр каралды һәм алдагы чорга бурычлар буенча фикер алышканнар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары,районнарның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциацияләре рәисләре катнашкан.

Утырыш башында «Татарстан Республикасында авыл эшкуарлыгын үстерү» темасына доклад белән Камияр Байтемиров чыгыш ясаган. Аның сүзләре буенча, Татарстанда фермерлык секторындагы чәчүлек мәйданнары 2010-2015 еллар эчендә 4,2 процентка арткан һәм бүген 281,1 мең га тәшкил итә. Республикада 4,5 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, алар Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерәләр.

«КФХларда терлекләр саны һәм җитештерү күләмнәре ел саен артып тора. 2000 елдан 2015 елга кадәр продукция җитештерүнең гомуми күләме 5,9 мәртәбә артты», – дигән мәгълүмат биргән Фермерлар,крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе.

2011-2016 елларда «Гаилә терлекчелек фермалары», «Яшь фермер» программалары буенча 1197 фермер хуҗалыгы грантлар һәм субсидияләр алган. 2016 елның 16 ноябренә кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 1,7 млрд. сум акча җибәрелгән. Ул авылны үстерүнең яңа социаль һәм инновацион юнәлешле моделен булдыру мәсьәләсе турында җентекләп сөйләгән.

«Авылны үстерүнең бу моделенә күчкәндә аны булдыруда дәүләт ролен ачык билгеләргә һәм авылга карата гомуми алымнардан читкә китәргә кирәк», – дип, ассызыклаган Камияр Байтемиров.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов утырышта катнашучыларга 2017 елда АПКга федераль дүләт ярдәме күрсәтүдәге үзгәрешләр турында мәгълүмат биргән.

«2016 елда федераль бюджеттан 9 миллиард сум акча бирелде, бүгенге көнгә аның 8,2 миллиард сумы тотылган», – дип, хәбәр иткән Марсель Мәхмүтов.

Бу ярдәмнең 5 млрд. сумы (61 процент) кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләүгә җибәрелде. Республика бюджетыннан АПКга быел 7,3 млрд сум бүлеп бирелде.

«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт ярдәме чараларын берләштерү буенча эш алып бара, 2017 елда субсидияләр төп 7 юнәлеш буенча биреләчәк. Агымдагы елда алар 54 иде», – дип, билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы “Олы Елга” берләшмәсе рәисе Миңзөфәр Исмәгыйлев үз хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгы кооперативын төзү тарихы турында сөйләгән. Бу кооперативта 12 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе теркәлгән. Быел кооператив йомшак һәм каты сырлар җитештерү өчен җайланмалар сатып алуга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасы буенча грант алган. «Җайланмаларның бер өлеше алынды инде. Кайбер эшләр тәмамлангач, йомшак сырлар җитештерә башлыйбыз», – ди Миңзөфәр Исмәгыйлев.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, Олы Елга авылында «Фермер» сәүдә йорты эшли башлаган, анда сыер ите, күркә ите, 9 төрле сөт продукциясе, икмәк-күмәч эшләнмәләре, тавык ите, йомырка, бал һәм башка продукция сатыла.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Николай Зотов районда фермер хуҗалыкларын үстерү турында сөйләгән. Районда 27 фермер хуҗалыгы теркәлгән, аларда 450 кеше эшли, күбрәк үсемлекчелек юнәлешендә. 2016 елда алар тарафыннан райондагы гомуми авыл хуҗалыгы продукциясенең 21 проценттан артыграгы җитештерелгән. 10 фермер хуҗалыгы терлекчелек белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов утырышта катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узачак зона семинарлары турында җиткергән, аларда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны үстерү буенча башкарылган эшләргә йомгаклар ясалачак. Семинарлар 4 районда – Аксубай, Кукмара, Тукай һәм Буа районнарында узачак.
«Очрашулар барышында районнардагы проблемалар, халыкның эшлекле активлылыгы буенча фикер алышулар булачак, бүленгән акчаларның килеп җитүе һәм аларның максатчан тотылышы турында сөйләшүләр булачак», – дип, ассызыклаган Ришат Хәбипов.

Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең башкарма директоры Зөфәр Баязитов Казан шәһәре сәүдә мәйданчыкларында КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары продукциясенең ничек сатылуы турында мәгълүмат биргән. Казанда 7 чатыр корылган ярминкә эшли башлады, ди ул. Атна саен үткәрелә торган шимбә ярминкәләрендә дә продукция актив сатыла, дип, ассызыклаган Зөфәр Баязитов.

Утырыш барышында актуаль проблемалар буенча фикер алышулар булган, фермерларның күпсанлы сорауларына Татарстан Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җаваплар биргән.

«Без – бер зур гаилә, бер мәнфәгатьләр һәм бер проблемалар белән яшибез», – дип, билгеләп үткән Марат Әхмәтов.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр районнарның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләрен – җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләренә игътибарлырак булырга, ә фермерларны – чәчүлекләргә җаваплырак карарга һәм игенчелек культурасын күтәрергә өндәгән.

«Алдагы 1,5 – 2 елга Россиянең сөт базарында сатып алу бәяләрен арттыру планлаштырыла. Шуңа күрә ресурслары булганнарга сөт терлекчелеге турында уйлану начар булмас», – дигән киңәш биргән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Министр авыл хуҗалыгы елы йомгакларын уңай бәяләп. «Мондый динамиканы киләсе елда да тотарга кирәк», – дип белдергән Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100