news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль эксперт: Рөстәм Миңнехановның сайлауда ышанычлы итеп җиңәчәге билгеле иде

Эксперт фикеренчә, Татарстанда тавыш бирүчеләр саны күп булу сайлау участокларында иминлек шартлары тудырылу белән бәйле.

Федераль эксперт: Рөстәм Миңнехановның сайлауда ышанычлы итеп җиңәчәге билгеле иде
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңәчәге алдан билгеле иде, республикада сайлауга килүчеләр саны күп булу — традицион күренеш. Социаль тикшеренүләр институтының эксперт советы җитәкчесе Глеб Кузнецов бердәм мәгълүмат үзәгендә узган видеоконференцэлемтә барышында шул фикерен белдерде.

«Сайлау алдыннан кешеләр үз сүзләрен әйтте. Рөстәм Миңнеханов бик югары бәя алды. Минемчә, сайлау яхшы оешкан төстә, имин узды. Татарстан Россия масштабларындагы югары статусын тагын бер кат раслады», — дип билгеләп үтте спикер.

Эксперт фикеренчә, Татарстанда тавыш бирүчеләр саны күп булу сайлау участокларында иминлек шартлары булу белән бәйле. «Бердәм тавыш бирү көненең үзенчәлеге — коронавирус пандемиясе булу. Бурыч чиста һәм гадел сайлау үткәрү генә түгел, ә санитар иминлекне тәэмин итү дә иде. Татарстанда бу бурычны яхшы башкарып чыктылар. Коронавируска бәйле яңа кыенлыкка республиканың сайлау системасы каршы тора алды», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100