news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу традицион күренеш

Глеб Кузнецов Татарстанның үрнәк төбәкләрнең берсе булуын да ассызыклап үтте.

Эксперт: Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу традицион күренеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Социаль тикшеренүләр институтының эксперт советы җитәкчесе Глеб Кузнецов фикеренчә, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу яңалык түгел, ул — традицион күренеш. Бу фикерен ул бердәм мәгълүмат үзәгендә узган видеоконференцэлемтә барышында әйтте.

«Татарстанда сайлауга килүчеләр саны күп булу яңалык түгел, ул — традицион күренеш. Бу юлы хакимият санитар иминлекне тәэмин итү белән дә очрашты. Санитар иминлек булдырылды. Сайлау процессының югары дәрәҗәдә оештырылуы, сайлаучыларга куркынычсызлык хисен бирде. Ул үз чиратында сайлауга килүчеләрнең саны күп булуга китерде», — дип сөйләде эксперт.

Глеб Кузнецов Татарстанның үрнәк төбәкләрнең берсе булуын да ассызыклап үтте. «Татарстанда кулланылган практика күпмедер вакыттан соң башка субъектларга күчә. Бу сайлау компаниясендәге практика турында шуны әйтергә була: миңа прививкалар ясау практикасы сайлауларны һәм күзәтүне актив пропагандалау бик ошады, Ул сайлау процессының ачыклыгын күрсәтә, аның артында киләчәк», — дип сөйләде Кузнецов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100