Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәдиф Гаташ: Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең зур тантанасы, батырлыгы

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан фронтовик язучы һәм шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ «Татар-информ» хәбәрчесенә фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим иҗатындагы ватанпәрвәрлек темасына зур өлеш бирелүен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Искиткеч тәэсирләр калдырган, күптән көтелгән вакыйга бу. Мин шуны әйтергә телим: Фатих Кәрим кебек данлыклы шагыйрь һәм офицерга һәйкәл күптәннән булырга тиеш иде. Беркайчан да соңга калу ярамый! Туган ил, туган тел өчен зур өлеш керткән батырлар даны – мәңгелек. Каһарман язучыларыбыз безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Күреп торабыз: балалар да, яшьләр дә катнаша – соклангыч яхшы күренеш. Чөнки бу гамәлләр киләчәк өчен кирәк. Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең, туган телнең искиткеч зур тантанасы. Билгели ки, матурлык белән бергә батырлыгы да чагыла», – дип ассызыклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Фотографлар берлегенең элеккеге рәисе Рамил Гали дә Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты буларак фикерләре белән уртаклашты.
«Мин бу премияне бик яшь фотограф килеш алдым. Әлбәттә, фотожурналист буларак бик күп әдипләребезне фотолар аша тарих битләренә теркәргә туры килде. Шуннан соң ватанпәрвәрлек рухындагы чараларны күп төшердем. Миңа, яшь фотографка – 30 ел чамасы элек шундый премия бирелгәч, хәтта аптырап киткәнем хәтердә. Хәзергесе көнне дә пиджагыма шушы медальне тагып йөрим. Бүгенге көндә бөек фронтовик язучы Фатих Кәримгә һәйкәл ачылуына шатмын. Мондый дәрәҗәле премия лауреаты булу – олы җаваплылык һәм горурлык» – дип сөйләде ул.
Чара барышында шулай ук Фатих Кәрим сүзләренә язылган «Награда храброму» (Эльмир Низамов көе) җыры яңгырады. Аны Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина башкарды. Тантана һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте.
-
Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
-
Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
-
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз