news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Fashion ифтарда катнашучылар арасында кече хаҗ – гомрәгә юллама уйнатылачак

Ифтар быел 7нче тапкыр үткәрелә.

Fashion ифтарда катнашучылар арасында кече хаҗ –  гомрәгә юллама уйнатылачак
Рамил Гали

Быел 9 апрельдә Казанда «Ak Bars Retro Cars» мәйданында узачак «Fashion Iftar»да катнашучылар арасында гомрә хаҗына юллама уйнатылачак. Иң актив волонтерга да юллама тапшырылачак.

«Modest Covered» проекты менеджеры Эльза Җиһантдинова сүзләренчә, ифтарга килгән кунаклар арасында бүләкләр уйнатылачак.

«Маркетта тәкъдим ителгән һәм мода күрсәткән брендлар кунакларга бүләкләр бирәчәк. Ифтарда бүләк уйнату була. Безнең төп приз – гомрәгә бару», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Modest Covered» проекты авторы Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗ операторы ифтарны оештыручыларга ике юллама тәкъдим иткән. 

«Безгә ике кунакка дип, ике юллама тәкъдим иттеләр. Мин аларны икегә бүлү яклы булдым. Бер юлламаны иң актив волонтерга бүләк итәсе килә. Аларның эше күренми, һәрберсе үз теләкләре белән килә, тырыш волонтерның хезмәте бәяләнергә тиеш», – диде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, быелгы ифтарда 62 волонтер булачак. Алар арасында яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100