news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы Fashion ифтарда дресс-код итеп ак төс билгеләнгән

Быелгы Fashion ифтарда дресс-код итеп ак төс билгеләнгән
Рамил Гали

Быел Казанда 9 апрельдә узачак Fashion ифтарда катнашучылар ак киемнән булырга тиеш. 

Әхлаклы мода өлкәсендә эксперт, проект авторы Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, ак төс ифтарның темасыннан чыгып билгеләнгән.

«Быел 1000 кунак көтәбез. Быел социаль яктан мөһим теманы күтәрәсе килә, бу – гаиләдә хатын-кызга көч куллану. Шуңа бәйле рәвештә дресс-код итеп ак төсне сайладык. Белгәнебезчә, гаиләдә хатын-кызга көч куллануга каршы булуның символы – ак тасма. Шулай ук, бу төс ирекне чагылдыра», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Аның сүзләренчә, теманы сайлаганда оештыручылар статистикага таянган.

«Гаиләдә хатын-кызга карата көч куллану дингә дә, расага да бәйле түгел. Тарихлар ишетелеп тора. Изге айда ифтарда шәхси тарихларны күрсәтергә теләмибез. Хатын-кызларга китү, ярдәм табу мөмкинлеге булуын җиткерергә телибез», – диде ул. 

Ифтарда катнашу өчен алдан язылырга кирәк. Язылу әлегә ачылмаган. Оештыручылар сүзләренчә, язылу бу көннәрдә ачылачак. Язылу өчен «Modest Covered» телеграм каналына кушылырга кирәк. Язылу башлану турында игълан шунда урнаштырылачак. Чара 18:30 сәгатьтә башлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100