Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Уразаев: Башкортстандагы татарлар милләтебезгә рухи азык биреп тора
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы Фәрит Уразаев фикеренчә, Башкортстандагы татар халкы милләтебезгә милли, рухи азык бирә.
«Башкортстаннан композитор, җырчы, галимнәрнең күп булуы шул турыда сөйли. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтмешли, Татарстан һәм Башкортстандагы милләттәшләрбез – татар милләтенең умыртка баганасы», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында 15-17 августта «Чурагул туры»на багышланган түгәрәк өстәл утырышында.
Аның әйтүенчә, татарлар һәм башкортлар – кан-кардәш милләтләр. «Без бер-беребезне тирән мәгънәдә аңлыйбыз, ишетәбез, күрәбез. Шуңа күрә, гасырлар дәверендә бергә яшәгәнбез. «Уфа – Казан арасы» дип җырлап кына калмыйк. Киләчәктә Татарстан белән багланышларны арттырырга кирәк, чөнки соңгы елларда күп кенә эшләребез Башкортстан белән берлектә - Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче татарлар оешмалары ярдәмендә башкарыла», - диде Фәрит Уразаев.
Ул әби-бабаларның тарихын төптән өйрәнергә, белергә, балалар, оныкларга аңлатырга чакырды.
«Шәхесләр милләтне милләт итә. Шәхесне гаилә һәм нәсел тәрбияли. Җиде буын бабаларыбызны белик, хәер-догада булыйк. Без татарларны Россиядә икенче милләт, дибез. Күпме икәнен, төгәл санын әйтә алмыйбыз. Санау вакытында төрле хәлләр килеп чыккач кына зарланышып алабыз, аннан соң яңадан тынычланабыз. Бүгенге көндә күпме шәхесебез барлыгын белмибез. Шәхесләрне барлаудан башларга кирәк. Ул очракта милләтнең санын, кодрәтен белеп була», - дип саный ул.
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Башкортстан татарларында рух көчле дип саный. «Сез бер эшкә тотынасыз икән, башкарып чыкмыйча туктый торган халык түгел», - диде ул.
«Максатыбыз – гореф-гадәтләрне кире кайтару. Чөнки ул безнең яшәешебез. Гореф-гадәтләрдә тормышның нигезен белмибез, аның кануннары буенча яшәргә омтылмыйбыз икән, милләтебезне, телебезне югалтачакбыз. Инде күп өлешен югалттык. Хәзер шуның күп өлешен эзлибез», - диде Кадрия Идрисова.
Рамил Чурагулов татар һәм башкорт халкы арасындагы элемтәләрнең ныклы булуын әйтте. «Татар-башкорт дуслыгы турында җыр да яздым әле. Без - ике тугандаш халык. Без ике телне дә аңлыйбыз, беләбез, аралашабыз. Катнаш гаиләләр дә бар. Киләчәктә дә туганлык элемтәләре бетмәсен иде», - дигән теләген әйтте ул.
Түгәрәк өстәлне «Хәзинә-тур» компаниясе җитәкчесе Комил Сираҗетдинов алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз