news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Уразаев: Башкортстанда яшәгән татарлар милли рухны саклаган

Фәрит Уразаев: Башкортстанда яшәгән татарлар милли рухны саклаган
Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы Фәрит Уразаев Бөтендөнья татар конгрессында 15-17 августта «Чурагул туры»на багышланган түгәрәк өстәл утырышында Башкортстандагы татарларның милли рухы турында сөйләде.

«Башкортстанда яшәгән татарлар милли рухны саклаган. 2010 елны халык санын исәпкә алу алдыннан ике атна Башкортстанның бөтен районнарында булдым. Татарлар белән очрашкач, Башкортстанда яшәгән татарлар милли рухны саклаган, дигән фикергә тагын бер кат инандым. Башкортстанга барып, рухи яктан үсеп, баеп кайттым. Чөнки халык үзенең рухи байлыгын саклап яши», - диде ул чыгышында.

Аның фикеренчә, ата-бабалар милләтнең рухын саклар өчен, Башкортстан ягына күченгән. «Кайчандыр ата-бабаларыбыз Казан ханлыгын яклап, читкәрәк күчәргә мәҗбүр булган. Минем туганнарым да Казаннан Әгерҗе, Сарман якларына күченеп киткәннәр», - дип аңлатты ул.

Ул хәзерге вакытта Агыйдел буенда яшәүче милләттәшләребезгә багышланган Кама аръягы буенча монография әзерләвен әйтте, Татарстан - Башкортстан арасындагы мәдәни җепләрне саклау - борынгыдан килә торган ата-бабаларның гадәте булуын билгеләп үтте.

«Мин Сарман районында туып үстем, туган ягымны иң моңлы як дип саныйм. Иртән торгач, 6.00 сәгатьтә Уфа радиосын, 7.00 сәгатьтә Казан радиосын тыңлый идек. Шуның белән безнең өчен дөнья бербөтен иде. Әтиемнең апасы Уфада яшәде, аның янында еш кунакта була идем. Уфа ягына барганда табигать матуррак, үзенчәлеклерәк күренә иде, дип истә калган», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100