news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: Авыл халкына, авыл хуҗалыгына игътибарны арттыру кирәк

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: Авыл халкына, авыл хуҗалыгына игътибарны арттыру кирәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия матбугаты көне уңаеннан, «Гаилә» үзәгендә массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлады һәм матбугат чараларында күбрәк яктыртылырга тиешле темаларны атады.

«Авыл халкына, авыл хуҗалыгына игътибарны арттырырга кирәк. Кызганыч, бөтен илдә авыл халкы саны кими бара, гәрчә алар кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итеп батырлык күрсәтсәләр дә. Без аларны моның өчен кадерлибез, шул исәптән, авылларда төрле халыкларның үз традицияләрен саклап калганнары өчен массакүләм мәгълүмат чаралары аша рәхмәт әйтәбез», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин чуваш, керәшен, мукшы, татар, рус халкының авылларда рәхәтләнеп ата-ана телендә сөйләшүен әйтте. «Үзләренең тарихын белә, саклый, буыннан-буынга балаларына, оныкларына тапшыралар. Аларга рәхмәт сүзен кызганмыйча, алар турында язарга кирәк», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

«Проблемалар да аз булмады, санкцияләр булуына карамастан, барысын да үткәреп җибәрә алдык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә төрле тармакларда хуҗалык субъектларының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә юллар, йортлар төзелә һ.б. Күзгә күренеп үзгәрә! Җиңел булмаган шартларда сәнәгать продукциясен җитештерү күләмен киметмәгәнебез өчен рәхмәт әйтәләр. Һәм бу бер генә тармакта түгел», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100