news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларына матбугат көне уңаеннан бүләкләр тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларына матбугат көне уңаеннан бүләкләр тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия матбугаты көне уңаеннан, «Гаилә» үзәгендә массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

«Дәүләт муниципаль хакимияте органнары массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка үз сәясәтен алып бара алмый. Сез – Татарстан Рәисе авызыннан мәгълүмат алучы беренче кешеләр. Сез аны укучыларга, тыңлаучыларга җиткерәсез. Сезнең аша без республиканың күпмилләтле халкы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. Җаваплылыгыгызны, зур эшегезне аңлыйм. Сездән башка депутатларның сүзен, Хөкүмәт карарын белә, ишетә алмаслар иде. Журналистлар династиясенә рәхмәт әйтәсем килә. Без аларны беләбез, хөрмәт итәбез», - диде ул чыгышында.

Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларының ике дәүләт телендә эшләвен, газеталарның чуваш, мари телләрендә чыгуын билгеләп узды.

«Дөньядагы хәл бик катлаулы. Шушы шартларда эшләвегез өчен рәхмәт белдерәм. Халкыбызга Россия һәм Татарстанны яклаучы, гаделлек, илебез суверенитеты өчен көрәштә батырларча һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләргә, күрсәтергә, аларга рәхмәт белдерергә мөмкинлек табасыз. Бу проблема белән кызыксынучы, аны дөрес яктырта белүче газета-журнал, радио-телевидениедә эшләүче журналистларыбызга баш иям», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин ата-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышын кичерүен, Советлар Союзында ачлык еллары булганлыгын искәртте. «Бүгенге көндә хезмәттәшләребез кыен шартларда эшли», - диде ул.

Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән түбәндәге кешеләр бүләкләнде:

  • «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең җитештерү-техник бүлегенең әйдәп баручы инженеры Валентин Бандеров;
  • «Татарстан китап нәшрияты» балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова;
  • «Татарстан китап нәшрияты» медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова;
  • «Татарстан китап нәшрияты» әдәби мирас һәм фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире Венера Камалиева;
  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы координаторы Дмитрий Киселев;
  • «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» телевидениесенең татар телендә мәгълүмати программаларның төп редакциясе программаларын алып баручысы Фәнис Мәхмүтов;
  • «Татарстан китап нәшрияты» баш мөхәррире урынбасары Ләйсән Миңнуллина;
  • Радиотапшыруларның программа директоры, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе радиотапшырулар программаларын җитештерү һәм чыгару бүлеге мөдире Ризидә Нигъмәтуллина;
  • «Татарстан китап нәшрияты» машина йөртүчесе Владимир Сергеев;
  • «Татарстан» журналы веб-редакторы Алсу Троицкая;
  • «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» газета цехы вәкиле Руслан Фәйзиев;
  • «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова;
  • «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева.
Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100