news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистикада хезмәт хакы югары булмаса да, династияләр белән эшлиләр

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистикада хезмәт хакы югары булмаса да, династияләр белән эшлиләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия матбугаты көне уңаеннан, «Гаилә» үзәгендә массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлап, журналистлар турында фикерләрен әйтте.

«Журналистикада хезмәт хакы югары булмаса да, династияләр белән эшлиләр. Халык арасында йөрмәгән кеше журналист була алмый. Бер генә язма да, тәнкыйть материаллары да дәүләт, муниципаль хакимият органнары игътибарыннан читтә калмый. Журналистлар ниндидер проблемалар да тудыра ала, шул ук вакытта җәмгыятькә файдалы эш тә башкара ала», - диде ул.

Аның фикеренчә, язу сәләте кешегә Аллаһы Тәгаләдән бирелә. «Яза, сөйли, билгеле бер темага үз фикереңне белдереп чыгыш ясый белмәсәң, син – әзерлексез журналист дигән сүз. Сәламәт булыгыз, уңышлар телим», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100