Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Хатын-кызлар күбрәк булырга тиеш
«Безнең сайлау мөмкинлеге күбрәк, сездә - конкуренция», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 8 март белән бәйрәм котлавында хатын-кызлар ир-атлардан күбрәк булырга тиешлеген әйтте.
«Сез безгә – ир-атларга караганда күбрәк. Республикада сез 63 процент, без – илледән кимрәк. Бу безнең сайлау мөмкинлеге күп дигәнне аңлата, ә сездә – конкуренция. Ул шулай булырга тиеш тә, хатын-кызлар күбрәк булырга тиеш. Алар – гаиләдәге гореф-гадәтләрне, патриотлыкны саклаучылар. Ул горурлык һәм патриотлык хисен балаларыгыз, оныкларыгызга да күчерегез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
- Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз