news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 март белән котлады

«Без Татарстан хатын-кызлары белән горурланабыз», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 март белән котлады
Владимир Васильев, архив

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән тәбрикләде.

«Кадерле һәм сөекле хатын-кызларыбыз! Сез – иң яхшылары. Бәйгеләрдә дә җиңәсез, эшегездә дә алдынгылар, гаиләгезне дә ныгытасыз, тылны да саклыйсыз, балаларны да тәрбиялисез. Бу чара –Татарстан өчен традицион очрашу. Бу – республикада хатын-кызларыбызга булган мөнәсәбәтнең визит карточкасы. Сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Тормышыгызда якты көннәр, бәхетле мизгелләр, зур уңышлар, исәнлек-саулык телим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин, җиңүчеләрне сәламләп.

Дәүләт Советы Рәисе хатын-кызларның җәмгыятьнең төрле өлкәләренә керткән өлешен бәяләп бетергесез булуны әйтте. «Без Татарстан хатын-кызлары белән горурланабыз», – диде ул.

«Авыр вакытлар булуга карамастан, әниләребез, сеңелләребез, хатыннарыбыз, кызларыбыз икътисадта, сәясәттә, сәламәтлек саклауда, фәндә һәм мәдәнияттә актив катнашалар. Сезнең талант һәм профессиональлек, иҗади энергия һәм инициатива булмаса, безнең тормышның бу һәм башка өлкәләре булмас иде. Ветераннарыбызга аерым рәхмәт белдерәм. Алар катлаулы елларда республикабызның тыныч һәм эзлекле үсеш өчен нигез булдырган кешеләр», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук хатын-кызларның гаиләдәге гореф-гадәтләрне, патриотлыкны саклаучы һәм үстерүчеләр булуын билгеләп үтте. 

«Сездә, без ир-атларда булмаган эчкерсезлек, кискен ситуацияне йомшарта белү, барысына да туры килә торган чишелеш табу көче бар. Сез өйдә дә, эштә дә дипломатлар. Сез безгә караганда күбрәк. Республикада сез 63 процент, без – илледән кимрәк. Бу безнең сайлау мөмкинлеге күп дигәнне аңлата, ә сездә – конкуренция. Ул шулай булырга тиеш тә, хатын-кызлар күбрәк булырга тиеш. Алар – гаиләдәге гореф-гадәтләрне, патриотлыкны саклаучылар. Ул горурлык һәм патриотлык хисен балаларыгыз, оныкларыгызга да күчерегез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100