news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның Россия составыннан чыгуына кагылышлы хәбәр – ялган

Фәрит Мөхәммәтшин бу хатның яхшы сәнәгатьле, эш сөючән халкы булган күп милләтле субъектларга басым буларак кабул ителүен әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Россия Федерациясеннән чыгуы буенча эшче төркем булдыру турында хәбәр ялган булуын әйтте.

«Дәүләт Советының элекке депутатлары төркеме Россия составыннан чыгу буенча эшче төркем булдырган, дигән хат буенча нәрсәләр эшләгәнне әйтеп тормыйм. Бу фейк. Махсус органнар тикшерде. Без ул, имеш, имза куючылар белән аралаштык», - диде парламент рәисе бүген 31 нче утырышта.

Фәрит Мөхәммәтшин бу хатның яхшы сәнәгатьле, эш сөючән халкы булган күп милләтле субъектларга басым буларак кабул ителүен әйтте.

«Без ил башлыгының көченә теләктәшлек күрсәтәбез. Аның яклы булуыбыз бүгенге махсус хәрби операция уңаеннан әзерләнгән мөрәҗәгатьтә чагылыш таба. Россия Президентына да ул кирәк, җиңел вакытлар түгел, безнең халыкка да кирәк, Россия дәүләтчелеген саклап калу, ныгыту мәсьәләсендә катгый позициядә икәнлегебезне белсеннәр», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан махсус хәрби операцияне хуплаучы бердәнбер төбәк түгеллеген искәртте.

«Әгәр дәүләт башлыгы Кырым, Донецк, Луганск республикаларына мөнәсәбәттә гамәлләр әзерләнүе һәм аннары Россия территориясенә дә кул сузу турында мәгълүматны белә икән, билгеле, безнең ил читтә кала алмый. 2014 елдан соң, милләтчеләр һәм Украина белән ул вакытта идарә иткән җитәкчеләр вазгыятьне кискенләштерде. Сигез ел мыскыллауларны күреп, ярдәм итмәү мөмкин түгел иде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100