Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР депутатларының Украинада хәрби операция уңаеннан Путинны яклап мөрәҗәгате җиткерелде
«Күрше дәүләттәге вакыйгалар, «кырым язы» тәҗрибәсе кебек үк, Украина көнчыгышында сигез ел дәвамында геноцидка дучар булган халыкны үтерүне туктату өчен, махсус хәрби операция бердәнбер дөрес стратегик карар булуын күрсәтте», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Украинада, Донецк, Луганск халык республикалары территорияләрендә махсус хәрби операция уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путинны яклап, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мөрәҗәгать әзерләгән.
«Без, төрле партия депутатлары, халыкара аренада махсус хәрби операция белән бәйле вазгыять өчен борчылып, илнең лидеры, Югары Баш Командующий, РФ Президенты Владимир Путинның Украинаның демилитаризация һәм денафикациясе курсын, Донецк, Луганскида яшәүчеләргә төрле яклап ярдәмне хуплыйбыз», - диде депутат Эмиль Хөснетдинов.
Ул, күрше дәүләттәге вакыйгалар, «кырым язы» тәҗрибәсе кебек үк, Украина көнчыгышында сигез ел дәвамында геноцидка дучар булган халыкны үтерүне туктату өчен, махсус операция бердәнбер дөрес стратегик карар булуын билгеләп узды. «Россия хәрбиләренең тәвәккәл гамәлләре тагын да күрәк корбаннарны булдырмый калырга, Донбасска, Кырымга әзерләнгән һөҗүмне кисәтергә, Россиянең илкүләм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», - диде.
«Берьяклы фейкларга нигезләнеп, көнбатыш илләре, АКШ белән берлектә, безнең илгә каршы тулы куәтле икътисади һәм мәгълүмати сугыш кузгатты, санкцияләр кертелде, Россия Федерациясенең халыкара изоляциясенә ирешү омтылышы бара. Икътисадны җимереп, барлык мөһим тармакларда тоталь кризис булдырып, Россия дәүләтчелеген җимерү бурычын күзаллыйлар», - дип язылган мөрәҗәгатьтә.
«Украинага корал, акча җибәреп, безгә дус булмаган илләр ничек булса да Киев режимын саклап калырга омтыла. Тыныч халыкның интегүе һәм күпсанлы корбаннар – мондый сәясәтнең бәһасе менә шул», - диде депутат Хөснетдинов.
«Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хәзерге шартларда безнең халыкның дуслыгы, бердәмлеге бик мөһим булуын ассызыклый. Без ышанабыз: Россиянең Коралланган көчләре Югары Баш Командующий куйган барлык бурычларны үтәячәк. Безнең Ватан сакчыларының көндәлек каһарманлыгы тарихка патриотизм үрнәге булып кереп калачак. Татарстан геройлары белән горурлана, һәлак булганнар өчен кайгысын белдерә», - дигән сүзләр бар мөрәҗәгатьтә.
Туганнары һәм якыннарына ярдәм итүне үз бурычы санап, республиканың һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә түләүләрне керткәне искәртелә.
«Безнең субъект гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша, бу эштә ачык хакимият, предприятие, партия, иҗтимагый оешмалар катнаша. Татарстанлылар кирәк-ярак җыю пунктларына дарулар, кием-салым, шәхси гигиена чаралары, уенчыклар илтә. 100 тоннадан артык авырлыктагы товарлар белән сигез йөк машинасы җибәрелгән», - диде депутат.
«Татарстан 1,5 мең күченеп килгән кешене кабул итте. Аларга медицина, социаль ярдәм күрсәтелә, балалар бакчаларга, мәктәпкә, олылар эшкә урнаштырыла. Хәзерге вакытта ил Президенты һәм Хөкүмәте тотрыклы икътисадны саклап калу буенча чаралар күрә. Татарстанда кризиска каршы штаблар эшли, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тотрыклыкны тәэмин итү буенча адымнар ясый. Бу чараларны хуплап, депутатлар безнең илнең халыкара аренада позициясен ныгытуда, Россиянең күп милләтле халкы мәнфәгатьләрен яклап, куелган максатларга ирешүдә актив катнаша», - дип тәмамлана мөрәҗәгать.
Документны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, депутатлар Олег Коробченко, Артур Абдуллаҗанов, Алсу Нәбиева, Хафиз Миргалимов, Эдуард Шәрәфиев, Эмиль Хөснетдинов әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз