news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин республикакләм «Питрау»ны үткәрү бәясен әйтте

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районы Җөри авылында республикакүләм "Питрау" бәйрәмен үткәрү өчен якынча күпме акча кирәген әйтте.

"Арулармысез, карендәшләр? "Питрау" республика бәйрәме кунакларын сәламләргә шатмын. Бу бәйрәмгә ел да бөтен республикадан, күрше төбәкләрдән кунаклар җыела. Быел ул 25нче мәртәбә үткәрелә. Бәйрәмне оештырганнары өчен Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка, Татарстан керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоровка рәхмәт әйтәм. Иван Егоровтан бәйрәмне оештыру ничә сумга төшә, дип сораган идем, ул кимендә 50 млн сум кирәк, диде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мамадыш районы Җөри авылында бүген керешеннәрнең "Питрау" бәйрәме бара. Мәйданда 5 сәхнә эшли. Оештыручылар 50 меңгә якын кунак килүен көтә. Бәйрәм 16 июль иртәсенә кадәр дәвам итәчәк.

"Шулкадәр күп халык, артист җәлеп ителгән. Чыннан да, "Питрау" - халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе", - диде Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм тантанасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100