news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «Крокус»та терактта һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

Фәрит Мөхәммәтшин «Крокус»та терактта һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт вакытында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул үзенең Telegram-каналында язды.

«Бу вакыйга мине тетрәндерде. Мәскәү өлкәсендә коточкыч фаҗига. «Крокус Сити Холл»да һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Сезнең белән бергә кайгырабыз. Югалту ачысын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез», — дип язган сәясәтче.

Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) беренчел мәгълүматларына караганда, «Крокуста» теракт нәтиҗәсендә ким дигәндә 40 кеше һәлак булган. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Шимбә көнне республикада массакүләм чаралар уздыру туктатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot