news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Илшат Ганиев чын ватанпәрвәр иде, Татарстан үсешенә ярдәм итте

Фәрит Мөхәммәтшин: Илшат Ганиев чын ватанпәрвәр иде, Татарстан үсешенә ярдәм итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Илшат Ганиев чын ватанпәрвәр иде, туган илен – Татарстанны яратты, республика үсешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтте һәм аның тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эшләр башкарды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хушлашу мәрасимендә депутат, «Майский» теплица комбинаты генераль директорын шулай сыйфатлады. Матәм чарасы республика парламенты бинасында узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Республика җәмәгатьчелеге зур кайгы кичерә – коллегабыз, берничә чакырылыш Татарстан парламенты депутаты арабыздан китте. Илшат Газыйм улының гаиләсе, туганнары һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам. Башыбызны түбән иеп, аның вакытсыз вафат булуы сәбәпле зур кайгы кичерәбез», - диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Ганиев, темага тирән кереп, һәрвакытта да иң асылына кадәр барып җитә һәм дөрес карарлар кабул итә иде. «Мөгаен, бу аның бизнеста һәм сәясәттә ирешкән уңышларының нигезе булгандыр. Россиядә «Майский» кебек 130га якын теплица бар. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, Илшат Газыйм улы җитәкчелегендә комбинат беренче һәм икенче урыннарны яулады. Аның эшкә сәләтлелеген, кешеләр белән эшләү сәләтен белгәнлектән, моңа һич тә гаҗәпләнмибез», - дип белдерде парламент башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, Ганиев берничә тапкыр Яшел Үзән берләштерелгән Халык депутатлары советы депутаты итеп сайланды һәм сайлаучыларының мәнфәгатьләрен лаеклы рәвештә яклады. Туплаган тәҗрибәсе һәм абруе аңа берничә чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланырга мөмкинлек бирде, дип искәртте Мөхәммәтшин.

«Ул актив депутат иде, сайлаучыларның үтенечен игътибарсыз калдырмады, аларга ярдәм кулы сузды. Ганиев авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен эзлекле рәвештә яклаучыларның берсе иде. Кайбер әһәмиятле законнар, шул исәптән органик продукция җитештерүгә кагылышлы кануннарны тикшерүнең инициаторы булды. Кайгылы көннәрдә мондый кешеләр турында «алар белән бергә тулы бер чор китә» дип әйтәләр. Бу чыннан да шулай. Борынгылар әйтүенчә, кешене искә алалар икән, ул әле исән дигән сүз. Илшат Газыйм улының якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - дип искәртте парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Ганиевның биографиясе кыска, әмма уникаль булуын әйтте. Ул Баулы районының Яңа Шалты авылында туа, институт тәмамлаганнан соң 1976 елда «Майский» совхозында эшли башлый һәм 34 ел дәвамында аның алыштыргысыз җитәкчесе була, дип искәртте депутат.

«Икътисадта иң катлаулы еллар ул эшләгән чорга туры килде. Әмма ул бу сынауны лаеклы рәвештә кичерде һәм мең кешелек коллективны саклап, предприятиенең динамик үсешен тәэмин итте. Бу – күпләр өчен идеаль үрнәк», - диде парламентарий.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтүенчә, Ганиев вакытында яшелчәчелектә яңа технологияләр кертелде, беренче биологик лаборатория эшли башлады, ул яшелчәдән мул уңыш алырга мөмкинлек бирде. «Ачык грунтта яшелчәләрне тамчылы сугару алымы да беренче булып «Майский» теплица комбинатында кертелде, - дип искәртте ул. – Миңа 2000нче елларда аның белән эшләү бәхете елмайды. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте».

Алданрак хәбәр ителгәнчә, матәм чарасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. «Теплица комбинаты эшчәнлеген Илшат Ганиев эшләгән кебек дәвам итәргә кирәк», – диде ул.

  • Илшат Ганиев 23 ноябрьдә 69 яшендә вафат булды. Ул 2008 елдан теплица комбинаты генераль директоры вазифасын биләде, ә 1989 елдан «Майский» совхозы җитәкчесе булды. Биш чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100