news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: Теплица комбинаты эшчәнлеген Илшат Ганиев эшләгән кебек дәвам итәргә кирәк

Шәймиев: Теплица комбинаты эшчәнлеген Илшат Ганиев эшләгән кебек дәвам итәргә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиевны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева хәбәр итте.

«Ильшат Газыйм улы уникаль җитәкче иде. Хуҗалыкны Татарстанның климат шартларында дөнья дәрәҗәсендә алып бару өчен тирән белемгә ия булырга кирәк. Аның белеме һәм тәҗрибәсе комбинатны көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә торган уңышлы предприятиегә әверелдерергә мөмкинлек бирде», - дип белдерде Татарстанның беренче Президенты.

Шәймиев ел әйләнәсе яшелчә продукциясе җитештерүче теплица комбинатының бөтен Россиядә дан казануын әйтте. Предприятие илебезнең Европа өлешендәге шундый комбинатлар белән лаеклы көндәшлек итә, дип искәртте ул.

«Илшат Газыйм улы шушы эшкә бөтен гомерен багышлады. Бу – бик катлаулы эш, моның өчен күпне белергә кирәк. Бу гаҗәпкә калдыра. Шундый күренекле җитәкчене соңгы юлга озатканда бу хакта әйтми калу мөмкин түгел. Аннан өйрәнергә кирәк», - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Аның фикеренчә, хәзер теплица комбинаты эшчәнлеген Илшат Ганиев эшләгән кебек дәвам итәргә кирәк. «Бу урынга киләчәк кеше аның эшенең лаеклы дәвамчысы булырга тиеш. Иң мөһиме – аның эшен лаеклы кулларга тапшыру. Мин аның урынына киләчәк җитәкченең шундый ук белемнәргә ия булуын телим», - дип искәртте Шәймиев.

Хушлашу мәрасиме республика парламенты бинасында узды. Матәм чарасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

  • Илшат Ганиев 23 ноябрьдә 69 яшендә вафат булды. Ул 2008 елдан теплица комбинаты генераль директоры вазифасын биләде, ә 1989 елдан «Майский» совхозы җитәкчесе булды. Биш чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100