news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Илгиз Хәйруллинның халык алдында ышанычы да, авторитеты да булды

Фәрит Мөхәммәтшин: Илгиз Хәйруллинның халык алдында ышанычы да, авторитеты да булды
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрасимендә катнашты. Ул сәясәтче турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Зур югалту. Ул бөтен көчен республикага юнәлдерде. Аның биографиясе бик бай. Миңа аның белән бергә эшләргә туры килде. Мин – Премьер-министр, ул урынбасар иде. Илгиз Кәлимуллович кебек шәхес белән бергә эшләве –бәхет. Республикага, Ватанга тугры хезмәт итте, халык алдында аның ышанычы да, авторитеты да булды. Зур тәҗрибәсе булган журналист. Республиканың эшчәнлеге турында бик теләп яктыртты. Газета-журналларда аналитик мәкаләләре, чыгышлары урын ала иде», – диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, Илгиз Хәйруллин һәр өлкәнең барлык нечкәлекләрен белгән, еш кына районнарга, шәһәрләргә бара торган булган. «Кайда гына булса да, җиренә җиткереп хезмәт итте, халык белән аралашып эшләде. Бик күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Ул аңа лаек иде. Без аны мәңге истә тотарга тиешбез. Урыны оҗмахта булсын», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100