Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында урамга һәм мәктәпкә Илгиз Хәйруллин исеме биреләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллинның исемен сәясәтченең туган авылы Ямаширмәдәге мәктәп һәм Биектау районы үзәгендәге яңа урамга биреләчәк. Бу хакта Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов хушлашу мәрасимендә хәбәр итте.
«Урам район үзәгендә урнашачак. Ул яңа урам булачак, хәзерге вакытта төзелеп кенә килә», – диде «Татар-информ»га Равил Хисаметдинов.
Ямаширмә мәктәбе директоры Ленар Сафиуллин мәктәпкә Илгиз Хәйруллин исеме бирелүгә шат булуын әйтте. «Ул биредә туган, безнең мәктәптә эшли башлаган. Исем бирү процессы тиз генә булмаячак, документаль рәсмиләштерү вакыт алачак. Яңа уку елына бу эшне төгәлләрбез дип өметләнәм», – диде ул.
- Илгиз Хәйруллин – Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе. Быел гыйнвар аенда аңа 85 яшь тулды. Аның үлеме турында 22 февральдә билгеле булды. Бүген Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә сәясәтче белән хушлашу тантанасы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз