news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мифтахов Татарстан җитәкчесе атамасы турында: Халык һәм милләт файдасына булсын иде

Фәрит Мифтахов Татарстан җитәкчесе атамасы турында: Халык һәм милләт файдасына булсын иде
Салават Камалетдинов/архив

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов республика җитәкчесе атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртүгә карата фикерен белдерде.

«Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу мәсьәләне ничек хәл итәргә кирәк икәнен беләдер. «Глава Татарстана» сүзе кабул ителгәч, район башлыклары атамасы ничек калыр икән? Мәсәлән, «Глава муниципального района» сүзе дә үзгәрерме, дигән сорау туа. Бу мәсьәләне дә хәл итәрләр дип уйлыйм. Барлык эшләр дә җирлегебезгә, милләтебезгә, халкыбызга файда китерә торган булсын иде дигән өметтә калам», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте. ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак. Татарстан Президенты вазифасы киләсе сайлауларга кадәр калачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot