news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Хәбибуллин: Татарстан Президенты атамасы киләсе сайлауларга кадәр саклана

Альберт Хәбибуллин: Татарстан Президенты атамасы киләсе сайлауларга кадәр саклана
"Татар-информ" архивы

Татарстан Президенты вазифасы киләсе сайлауларга кадәр калачак. Аннары республиканың иң югары вазифаи заты «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак. 

«Закон нигезендә сайланган Татарстан Президенты, вәкаләтләре тәмамланганчы, шул исемдә калачак. "Татарстан Республикасы Рәисе" атамасы яңа сайланган кешегә карата кулланылачак", - диде ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин

Республиканың иң югары вазифаи затын сайлау 2025 елның көзендә узачак.

Республика Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot