news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев турында китап басылып чыкты

Фәрит Бикчәнтәев турында китап басылып чыкты
Михаил Захаров

Фәрит Бикчәнтәевнең туган көнендә аның турында китап тәкъдим ителде. Әлегә ул русча чыгарылган. Авторлар аның татарчасы да булачагын вәгъдә итә.

«Китап татарчага тәрҗемә ителергә тиеш. Ул тәрҗемә ителәчәк. Без башта ике телле итү турында уйланган идек. Әмма болай да 600 битлек китапның нинди булачагын күз алдына китерә аласызмы?» – диде китап язу өчен махсус чакырылган танылган театр белгече, «Петербургский театральный критик» журналының баш мөхәррире Марина Дмитревская.

«Бу китапны без Гөлшат Фәттахова белән эшләдек. Ул бик зур репетиция барышын яздырып аңа расшифровка ясады. Ул «Сүнгән йолдызлар» спектакленең «өстәл чорыннан» башлап, премьерага кадәр күрсәтә алды», - дип китап әзерләү барышы белән таныштырды ул.

«Минем ролем – гыйнвар аенда Казанга килеп атна буе Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшүдә иде. Минем гомеремдә моннан да озын интервьюның булганы юк иде», - дип дәвам итте Марина Дмитревская.

Театр белгече татар режиссеры белән моң, суфичылык, аның балачагы һәм башка темаларга фикер алышынган.

«Фәрит бик зур режиссер, фикер иясе. Аның турында бер генә түгел, күп китаплар язып булыр иде. Ул зур педагог. Ул милли мәдәниятне һәм телне саклау буенча зур эш башкара», - дип чыгыш ясады күренекле театр эшлеклесе, тәнкыйтьчесе Олег Лоевский.

Әлеге китап тәкъдим ителгән көнендә режиссерның култамгасы белән сатылды.

  • «Режиссер Фарид Бикчантаев» дип аталган китап Мәскәүдә 750 данә тираж белән басылып чыккан.
  • Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның алтмыш яшьлеге кичәсе «Ирдәүкә. Мөхаҗирләр» спектакленең генераль прогоны белән дәвам итте. Режиссер спектакльне тулысы белән көзгә – Марсель Сәлимҗановның туган көнендә чыгарачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100