news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев 60 яшьлегенә «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» генераль прогонын тәкъдим итте

Фәрит Бикчәнтәев 60 яшьлегенә «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» генераль прогонын тәкъдим итте

Камал театрының баш режиссеры, Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев үзенең 60 яшьлеген күренекле язучы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары буенча куелган спектакльнең генераль прогоны белән каршылады.

Сәхнәгә пәрдә алдына чыккан Фәрит Бикчәнтәев сүзен тамашачыга әнисен – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваны тәкъдим итүдән башлады: «Залда минем әнием утыра. Татар театрының легендасы! Бу аның көне!», диде ул. Тамашачы басып Наилә Гәрәеваны алкышлады.

«Монда минем дусларым, туганнарым, безнең театрны яраткан тамашачы утыра. Менә мин шундый формат сайладым. Мин күп кешеләрне сәхнәгә чыгудан коткардым. Үземне дә коткардым – сәхнәдә тору ул авыр йөк. Сәхнә – ул артистның урыны, режиссерның урыны – кулиса артында», - дип дәвам итте юбиляр.

«Без бүген сезгә яңа әсәр тәкъдим итәбез. Яңа әсәр – тамашачыга, театрга, үземә дә бүләк. Бу әсәрнең беренче өлеше. Төп премьера көз көне – традиция буенча Марсель Сәлимҗанов туган көнендә булачак», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Ул спектакльнең өч пәрдәле булачагын әйтте. Тәкъдим ителгән өлеше «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» дип атала. Спектакль бер тәнәфес белән ике сәгатьтән артык барды.

Спектакльнең төп инсценировка авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, кайбер күренешләрен Илгиз Зәйниев язган. Рәссам – Сергей Скоморохов. Хореограф – Нурбәк Батулла. Композитор – Елена Шилова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100