news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәридә Исмәгыйлева: Татар тамашачысы өчен телефон шалтырау спектакльдән өстенрәк була

Фәридә Исмәгыйлева: Татар тамашачысы өчен телефон шалтырау спектакльдән өстенрәк була
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева театр булган һәм булмаган шәһәрләрдә яшәүче кешеләр, тамашачының аермасы турында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Тамашачы нык аерыла, бигрәк тә җитди спектакльләр караган вакытта. Тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Татар тамашачысының телефоны шалтыраса, ул кодагыеның шалтыратуы спектакльдәге теләсә нинди мизгелдән өстенрәк булып чыга. «Әйе, мин театрда, ә нәрсә дисең, белмим, такси белән кайтырмын», - дигән сөйләшүләр бара бездә, кызганыч. Андый хәл безнең театрда да булгалый, ә театр булмаган шәһәрдә бу сөйләшүләр өч тапкыр арта. Рус театрларында андый күренеш юк. Тәрбияләп җиткереп булмый әле. Шул ук вакытта театрсыз шәһәрдә бик самими, беркатлы тамашачы күбрәк була», – дип сөйләде ул.

Ул театрга беренче тапкыр килүчеләрне бер залга җыю теләге булуын әйтте. «Безнең бик кызыклы идея бар, ничек тормышка ашырырга белмибез. Беренче тапкыр театрга килгән кешеләрне бер зал итеп җыясы килә. Беренче тапкыр килгән кеше нинди хисләр кичерә икән. Бер шарт бар: кеше алдамыйча гына, чыннан да беренче тапкыр килергә тиеш. Театрсыз шәһәрләрдә яшәүчеләрне мин кызганып куям инде. Театрны яратучылар анда да бар. Алар безгә килә, без дә йөргәләп торабыз, тик бу җитми», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100