news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Сабантуй турында музыкаль спектакль эшләргә җыена

Әлмәт театры Сабантуй турында музыкаль спектакль эшләргә җыена
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әлмәт театры Сабантуй турында мюзикл куярга җыена. Бу хакта Әлмәт театрының 80 еллык юбилеена багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский мюзикл киләсе сезонда булыр дип фаразлады. Ул аны «беренче татар мюзиклы» диде. Композиторлар Венгрия кешесе булачагын әйтте. Автор татар язучысы булачак. Аның сүзләренчә, әлегә бу юнәлештә эш фикер алышулар дәрәҗәсендә. Ул бу сезондагы премьераларга әзерлек эшләре дә баруын искәртте.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева мюзиклның тематикасы турында өстәп әйтте.

«Без тәкъдим иткән беренче мюзикл Сабантуй турында булсын әле дип уйладык. Без бер казанга Сабантуй турындагы бөтен материалны җыябыз. Сабантуй турында авылда үскән кеше эшләргә тиеш дигән карашта тормыйм. Шуңа без аны копродукция итеп эшләргә телибез. Венгриядә бик танылган композитор белән эшләргә телибез. Фольклор, татар көйләре яңгыраячак, әлбәттә. Драматургиягә килгәндә, үзебезнең татарлар язачак. Кем икәнен әлегә әйтми торам. Без әлегә материал җыю белән мәшгуль. Профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән мюзикл күрәсе килә. Ничек барып чыгар», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100