news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова: Татарда күпме бию элементы булуын белмибез, чөнки антология юк

Фәнзилә Җәүһәрова: Татарда күпме бию элементы булуын белмибез, чөнки антология юк
Солтан Исхаков

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова татар халык биюләрен өйрәнүчеләр булмавын әйтте.

«Халык биюенә нигезләнгән сәнгатьне үстерү турында әйтәбез икән, төрле этник төркемнәрдә сакланып калган биюләрне тупламый, өйрәнми торып, үсешнең чишмә башы юк дигән сүз. Бүгенге көндә Россия хореографлары арасында татар халык биюенең төп 6 элементы бар, дип исәпләнә. Чынлыкта ул 6 гына түгел, күпме булуын төгәл әйтеп булмый. Бүгенге көндә татар биюләре антологиясе, дигән китабыбыз юк. Аны өйрәнә торган шәхесләр, мәктәбебез юк, диярлек», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыда узган матбугат очрашуында

Ул экспедицияләргә чыгып, татар биюләрен өйрәнүче кешеләр булмавын, бу өлкәдә Дәүләт Умеров эшләре генә булуын әйтте. 

«Бу эшне Казан дәүләт мәдәният институты эшләргә тиеш кебек иде. Бию яздыру буенча экспедициягә чыгучы белгеч татарча белергә, бии белергә тиеш, аның янында ким дигәндә дүрт камера, этномузыколог булырга тиеш. Бу булдыра алмый торган эш түгел. Биюне өйрәнүгә бәйле иң зур фондлар Белоруссиядә, Венгриядә бар. Барырга, өйрәнергә кирәк», – дип сөйләде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100