news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивален үткәрә

Кариев театры «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивален үткәрә
Салават Камалетдинов

20-21 майда Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале була.

Театр директоры Луиза Шарова театрда татар биюенә багышланган проектларның булып торуын искәртте.

«Кариев театрында татар биюе турында түгәрәк өстәл оештырган идек. Аннан соң Алсу Мәгъсүмҗанова безнең мәйданда беренче татар биюе буенча студия башлап җибәрде. Ел дәвамында дәресләр үтте. 1-6 ноябрьдә үзебездә татар биюе остаханәләре уздырдык. Төрле төбәкләрдән коллективлар килде. Остаханәләрнең фәнни һәм практик өлеше булды. Хәзер инде Кариев театры мәйданында остаханәнең фестивале узачак», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Фото: © Рамил Гали

«Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова ел дәвамында 10 кешенең укырга һәрдаим йөрүен һәм вакытлыча килүчеләрнең булуын әйтте. 

Фото: © Рамил Гали

«Әйдә Бас» проектының җитәкчесе Сәидә Миңнебаева остаханәләрнең төп максаты татар биюенең байлыгын күрсәтү булуын әйтте. 

«Күпләр татар биюенең төрләрен белми. Без педагоглар һәм хореографлар өчен Себер, Әстерхан, Самара, Пермь, Урал татарлары биюләре буенча остаханәләр уздырдык. Фестиваль шушы остаханәләргә йомгак була. Фестивальдә 20 чыгыш көтелә. Татар биюләреннән кала, эксперименталь форма, перфоманслар булачак», – дип сөйләде ул. 

Фото: © Рамил Гали

Фестивальнең беренче көнендә  «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итә, аннан соң театр алдында «Кичке уен», перфоманс була. Икенче көнне Казан паркларында чыгышлар көтелә. Фестиваль Кариев театрында гала-концерт белән тәмамлана

Фестиваль «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100