news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнзилә Җәүһәрова: Гаилә ядкәрләрендә – милләтебезнең тарихы һәм язмышы

Фәнзилә Җәүһәрова: Гаилә ядкәрләрендә – милләтебезнең тарихы һәм язмышы
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллык юбилей кичәсендә катнашты. Ул газетада яңа рубрика башлап җибәрергә тәкъдим итте.

«Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Шәҗәрәдә минем тамырларым, ядкәрләрдә аның тарихы» конкурсын үткәрә. Шул бәйгегә «Гаилә ядкәрләре» дигән номинация өстәдек. Гаризалар кабул итүне 7 ноябрьгә кадәр озайттык. Катнашучылар гаилә ядкәрләрен, тарихын, фотоларын җибәрәләр. Бу - милләтебезнең тарихы, татар язмышы. Алар арасында шундый гаҗәеп ядкәрләр бар!» - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Аның әйтүенчә, бәйгегә төрле ядкәрләр һәм кызыклы тарихлар кабул ителгән. «Көмештән эшләнгән ниндидер эшләнмәләр бар икән. Гариза җибәргән автор: «Бу безнең шул-шул буын әбиебездән калган. Аларны фәлән җиргә сөргәннәр. Бу фәлән-фәләннән килгән муенса. Әбиебез аны яшереп, үзенең бер туганына шунда калдыра. Аларны репрессиялиләр, озаталар», - дип аңлата. Казанда туганында калган әлеге ядкәр бу көнгә кадәр килеп җиткән. Һәм бу хатирәне шул ядкәр тота», - диде ул.

«Искиткеч ядкәрләр бар. Мәсәлән, XX гасырда чыккан тегү машиналары бар. Без һәрберсенең кайсы фирма, кайсы илнеке икәнен табып, аларны эзләп утырабыз. Аннан соң безнең кулга Мәрҗани мәчете мулласы тәлинкәсе килеп керде. Ул Голландиядә чыккан тәлинкә. Тәлинкә XVIII гасырга карый, ләкин ул татар мулласының йортында булган», - дип аңлатты галимә.

Аның әйтүенчә, һәр вакытлы матбугатның тарихы, аның яшәү мөмкинлеге бар. «Беренче татар матбугатының нинди мөмкинлекләр, кыенлыклар белән чыкканын беләбез. 1914 елда татар телле вакытлы матбугатны ябып бетерәләр. Ябылуның да сәбәпләре шулкадәр кызыклы. XXI гасыр белән хәзерге көннәрне тәңгәлләштерсәк, алар шактый уртак», - дип саный ул.

«Җәмгыятьнең үсеше спираль буенча бара дип, безне фәлсәфәче Гегель диалектикасы буенча өйрәттеләр. Менә шул спираль, әйтик, йөз елдан соң кабатланып тора. Күңелле һәм күңелсез әйләнешләре дә була. Ләкин аның һәрвакыт бер балансы була. «Мәдәни җомга» газетасының бүгенге көнгә кадәр 30 елын исән-имин булып билгеләп үтәбез. Редакциянең коллективы, язмаларының укучысы бар. Ул шушы спиральнең балансыдыр», - дип чагыштырды Фәнзилә Җәүһәрова.

Ул газета редакциясендә заманында 41дән артык кеше белән эшли башлаганын, хәзер инде җыйнак кына - уч төбенә генә сыярлык коллектив булганын әйтте. «Газетаның битләр саны кимеми, темалар күп, журналистларыбыз бар. Тормыш һәрвакыт, һәрдаим көндәлек темаларны биреп тора», - диде КФУ доценты.

«Бүгенге көндә газета-журналның басма вариантын тоту шуның кадәр авыр эш. Очар канатларыгыз нык булсын. Очар даирәңнең дә бит әле чиста булуы, өтелмәве кирәк. Иң зур теләгем: татар телле вакытлы матбугатыбызда татар сүзе, татарның сүзлек байлыгы кимемәсен иде. Без аны бу көнгә кадәр шушы матбугатта тотабыз. Көндәлек яшәештә аралашкан вакытта үзебезнең дә тел ярлылана бара. Ә балаларыбызның сөйләмен тыңлыйсың да, куркып куясың. Ләкин, вакытлы матбугатыбыз бар», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Галимә басма вакытлы матбугатның һәр саны - тарихи факт булуын искәртте. «Без XVII, XVIII, XIX, XX гасырларны кулыбызга килеп ирешкән кәгазь бите белән бәялибез. Менә шушы мәгънәле хезмәттә эшләргә насыйп булсын. Килә торсыннар, тәрбияләнә торсыннар. Газета җене кагыла торсын, «җенсез» эшләп булмый», - дип тәмамлады ул сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot