Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Садыйков «Мәдәни җомга» турында: Иң саллы, дәрәҗәле газеталарның берсе
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллык юбилее белән котлап, кунакларны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.
«Чын мәгънәсендә иң саллы, иң дәрәҗәле газеталарның берсе. Газетаның юбилеен сөенеп, шатланып үткәрәбез. Алга таба да яңа даталарны үткәрергә язсын. «Татмедиа» исеменнән газета редакциясендә озак еллар эшләгән журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашапованы да юбилее белән котлыйм. Ләбиб абзый бик матур табын оештырган. Ул тынгысыз, тик тормас кеше. Газетаның 40, 50 еллыгын да бәйрәм итәргә язсын! Без сезне чын күңелдән яратабыз, матур гына эшләргә насыйп булсын» - диде Шамил Садыйков.
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон газета турында «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган концерт-кичәдә тәфсилләп сөйләүләрен әйтте. «Хөкүмәт һәм «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт. Безне хөрмәт иткән башка оешмалар Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге һ.б. бик күп кунакларыбыз булды. Журналист-ветераннарга, авторларга барысына да рәхмәт», - диде ул.
«Заманында нык көч белән, җиң сызганып эшләгән Нияз Акмал, Шәех Зәбиров, Туфан абый Миңнуллин, редакциянең иң якын дусларының берсе Илһам абый Шакировны, Фәридә апа Кудашева, Салисә апа Гәрәева һ.б. шәхесләрне дә искә алып, рухларына дога кылган идек. Беренче чиратта, шуларны искә аласыбыз килде. Әлеге шәхесләребезнең рухлары шат булса иде», - диде баш мөхәррир.
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскаров барлык газета-журналлар белән көн саен танышып баруын әйтте. «Мәдәни җомга»да бик кызыклы мәгълүматлар, әңгәмәләр, хикәяләр, язмалар чыга. Минемчә, газета укучыларына да ошый торгандыр. Газета редакциясендә эшләүчеләрнең барысына да иҗади уңышлар телим. Иҗат чишмәгез саекмасын, һәрвакыт бергә эшләргә язсын, исән-имин булыгыз. Барыгызны да хөрмәт итәбез», - диде ул.
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин җанисәп вакытында Ләбиб Лерон, Вахит Имамов белән бергә барган сәфәрләрне искә алды. «Башкортстанның 40тан артык районында булдык, без булмаган район калмады бугай. Вахит абый сәфәрдән кайтып керүгә үк мәкаләсе «Мәдәни җомга»да басылып чыга иде. Соңгы елларда милли басмаларга игътибар көчле, моның өчен Шамил Мөхәммәтовичка рәхмәт. Тормыш авыр булса да, милли басмалар өчен үзенә күрә алтын чор. «Мәдәни җомга» – зыялы татарча газета, ул үз рухына туры килә. Бүген дә газетаны яратып укыйм, безгә ул атна саен килә. Алга таба да милли рухны сакларга язсын», – диде ул.
Ләбиб Лерон 1995-2014 елларда «Мәдәни җомга»ның баш мөхәррире булган Зиннур Мансуровны да мактау сүзләре белән билгеләп үтте. 2014 елдан 2024 елларда газетаны Вахит Имамов җитәкли.
«1990 елларны искә алсак, без барыбыз да «мөстәкыйльлек чире» белән чирләдек. Бик якты, матур хыял иде, бөтенебез дә канатлы идек. Ләкин шул хисләрне чыгарырга матбугат җитми иде. Шуңа күрә «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» кебек газеталарның барлыкка килүе бик кирәк иде. «Мәдәни җомга»да «Исемең ничек, татар авылы?» дигән татар авыллары тарихына багышланган язмамны дүрт-биш сан буена бастырдылар. Бүген исә газетада бастырырлык проблемалы мәкаләнең кулга кергәне юк. Тора-бара мөстәкыйльлекне онытырга мәҗбүр иттеләр һәм газета-журналларның бәясе төште. Шуңа күрә авторларсыз да калганбыздыр. Коллективка барысы өчен дә рәхмәт!» – диде Вахит Имамов.
«Мәдәни җомга»ның чыга башлавы – әдәбият-сәнгать әһелләре өчен искиткеч зур бәйрәм булды. Язучыларыбыз, сәнгатькәрләребез күңел күтәренкелеге белән көтеп алдылар. Ул хәтта газета редакциясендә эшләүчеләр өчен дә олы бер бәйрәм иде. Без эшкә бәйрәмгә йөргән кебек йөри идек. Редакциядә эшләү шулкадәр рәхәт, без бер гаилә кебек тупландык. Көндез чәйләрне дә бергә җыелышып эчә торган идек. Шушы күңел күтәренкелеге белән 30 ел узып киткән. Аллаһка шөкер, газетабыз яши. Алга таба да яшәр. Аны халкыбыз алга таба да көтеп алыр дип уйлыйм», – диде Сөембикә Кашапова.
Татарстанның халык шагыйре, «Мәдәни җомга» газетасында озак еллар эшләгән Газинур Морат фикеренчә, «Мәдәни җомга» – бик тә бай әдәбияты, сәнгате булган халыклар гына чыгара торган газета. «Ул безгә бик катлаулы булды, бик авырлык белән чыгардык. Редакциядә 25ләп кеше эшли иде. Әдәбият, сәнгать, сәясәтне колачлаган газета ул. «Мәдәни җомга»ның авторлары һәрвакытта безнең өчен иң зур терәк иде. Рәхмәт аларга. «Мәдәни җомга» яшәргә тиеш дип саныйм. Халкыбыз бик бай, әле аның чыкмаган ядкәрләре бик күп. Кадрлар да кирәк дип уйлыйм», – диде ул.
«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал «Мәдәни җомга» газетасы белән «Татарстан» радиосы арасында туганнарча бәйләнешләр барлыгын искәртте. «Газета редакциясе ачылган вакытларда «Мәдәни җомга»ның кешеләре радио студиясенә килеп, һәр санга күзәтү ясап бара иделәр. Без дикторлардан өзекләр укыта торган идек. Кызыклы хезмәттәшлек булды ул. Менә шушы хезмәттәшлекне кире кайтарасы иде. Бу газетаны укыр өчен кешене кызыктыруның бер алымы да булыр иде. Газетага уңышлар телик һәм кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк», – дип тәкъдим итте ул.
Кичәдә Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев гармуннарда танылган әсәрләрне башкарды һәм истәлекләре белән уртаклашты. Ләбиб Лерон киләчәктә «Мәдәни җомга» газетасына багышлап җыентык чыгарырга ниятләүләрен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз