news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Телеграмда татарча бот уйлап тапкан

«Бу бот татар кулланучыларын бөтен дөньядан берләштерү һәм аларга туган телдә аралашырга мөмкинлек бирү өчен булдырылды», - ди оештыручылар.

Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Телеграмда татарча бот уйлап тапкан
Телеграмнан скриншот

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Телеграмда «Татар чаты» дигән татарча бот уйлап тапкан. Ботка @tatar_chat_gpt_bot нигы белән кушылырга мөмкин.

«Татарстанда яңа чат боты - «татар боты» старт алды. Бу бот татар кулланучыларын бөтен дөньядан берләштерү һәм аларга туган телдә аралашырга мөмкинлек бирү өчен булдырылды. Бу эш татар мәдәнияте һәм теле белән кызыксынучылар өчен бушлай һәм ачык. Максаты – ChatGPT нейрон челтәренә татар телендә сорау бирү өчен уңайлы интерфейс булдыру», - дип аңлата оештыручылар.

«Татар чаты»нда сораулар һәм җаваплар Татсофт тәрҗемәчесе ярдәмендә тәрҗемә ителә. Тәүлегенә 4000 символга кадәр күләмдә язышырга була.

«Татар ботының меңнән артык кулланучысы бар, алар төрле темаларга - Татарстанның мәдәниятеннән һәм тарихыннан алып, һава торышы һәм яңалыкларына кадәр аралаша, шулай ук республикада барган яңалыкларга, вакыйгаларга язылырга мөмкинлек бирә», - диелә хәбәрдә.

Проектка нигез салучы, шәкерт Айдар, «татар боты» булдыру идеясе татар мәдәниятен һәм телен саклап калу, алга этәрү теләгеннән туган, дип билгеләп үтә. Ул шулай ук татар кешеләренә яңа дуслар табарга һәм туган телләрендә аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәр дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100