news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Мөсәгыйтов: Владимир Путин – зирәк фикерле кеше

Фәнис Мөсәгыйтов: Владимир Путин – зирәк фикерле кеше
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов Россия дәүләт башлыгы Владимир Путинның яңа президентлык срогына тәкъдим ителү карарын хуплавын әйтте.

«Кәгазьгә карамыйча сөйли торган, үз акылында булган зирәк фикерле кеше. Ул безнең илебезне күтәрде. Владимир Владимирович булганда халыкның икенче көнгә ышанычы бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Россия Президентын сайлаулар өч көн — 2024 елның 15-17 мартында узачак, дип хәбәр итте Россия Үзәк сайлау комиссиясе. Җиңгән очракта, Владимир Путин өчен бу инде бишенче Президент каденциясе булачак.
  • Исегезгә төшерәбез, яңа срокка тәкъдим ителү карары турында Владимир Путин бүген — Ватан Геройлары көне уңаеннан уздырылган тантанада игълан итте.
news_right_1
news_right_2
news_bot