news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов «Кияү урлау» спектакленә бәйле дәгъва темасына аңлатма бирде

Фәнис Мөсәгыйтов «Кияү урлау» спектакленә бәйле дәгъва темасына аңлатма бирде
Фото: Солтан Исхаков

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Кияү урлау» спектакленә бәйле дәгъва темасына аңлатма бирде.

«Яңа премьера - «Стоп, кода! Туй була» комедиясе безнең «Кияү урлау» комедиясен алмаштырырга теләү түгел», диде ул премьера алдыннан «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә «Интертат» журналисты соравына җавап итеп.

«Без бу мәсьәләгә нокта куячакбыз. Чөнки без һәрвакыт башта спектакльне чыгаручы команда белән сөйләшеп бер фикергә киләбез. Шуннан соң гына килешүләр төзелә. Мин моны аңлашылмаучанлык дип уйлыйм. Әллә комсызлыкмы?», - диде театр директоры.

Ул бу вакыйганы ишетеп ТАИС оешмасының да гаҗәпләнүен искәртте. Андый хәлнең законнарда да каралмавын ассызыклады. Шуңа бу теманы куертмаска тәкъдим итте. «Әлеге спектакль бернәрсәгә дә алмашка түгел. Безнең афишада туй сүзләрен тагын очратырсыз әле, чөнки без гаилә темаларыннан ерак китмәячәкбез. Чөнки гаилә дәүләтебезнең нигезе», - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

«Бу тема кузгалгач мондый мәгънәсез хәлләргә үз протестымны да белдерим әле. «Әкият» курчак театрына да «Су анасы» спектакле өчен акча таләп итүләре турында ишетелде. Бу акылга сыймаслык әйбер», дип сүзгә кушылды Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Зөфәр Харисов.

«Татар халкының Су анасы һәм Шүрәлесе безнең бренд, сез аны кулланган өчен безгә акча түләргә тиеш дигән белдерүләрне бүгенге көннең зур мәгънәсезлеге дип аңлыйм», дип дәвам итте танылган актер һәм режиссер.

«Һәр сүздән һәм җөмләдән акча эшләүчеләр бик күп. Ләкин бит халкың турында да уйларга тиешсең. «Кияү урлау» спектакленең авторы бар, артистлары бар. Режиссер ул автор белән артистлар арасын бәйләп әсәрне сәхнәгә чыгаручы», дип өстәде Фәнис Мөсәгыйтов.

  • «Стоп, кода! Туй була» комедиясенең премьерасы 20-21 мартта көтелә. Спектакльне танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Зөфәр Харисов чыгара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100