news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнил Гыйләҗев: Әдәбиятта да төрлелек һәм чама булырга тиеш

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев бүгенге шигърият, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар һәм башка шагыйрьләрнең иҗаты турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Фәнил Гыйләҗев: Әдәбиятта да төрлелек һәм чама булырга тиеш
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Йолдызның шигырьләрен мин аңлап булмас дәрәҗәдә катлаулы шигърият диеп үк бәяләмәс идем. Ул, әлбәттә, беркаптырмалы, примитив такмаклар да, публицистик нотыклар да, әниемә, сөйгәнемә ише эстрада лирикасы да түгел инде, ә зыялы, зәвыклы, әзерлекле укучы өчен аңлаешлы булган интеллектуаль әдәбият үрнәкләре. Хәер, Марсель Галиевның үз шигырьләренең дә күбесе нәкъ шул категориядәге, сүзнең тәмен белүче укучы өчен язылган.

Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллиналар – Белла Ахмадуллина исемендәге халыкара әдәби премиянең ияләре дә бит әле. Бу шагыйрьләргә хөрмәтем зур. Алар әдәби сүзнең тәмен белеп, үз стильләрен булдырып, кабатланмас, тапталмаган образлар белән эш итә белә. Метафоралар белән генә чикләнеп калмыйча, мета-метафораларны да, ассонанс, аллитерацияләрне дә оста файдалана, эчке рифманы да тоемлый. Соңгы елларда кайбер әдипләребез тауларга бару, тауда яңа биеклекләр яулау йоласын да гамәлгә кертте. Ә менә бу кызлар – башка иҗатчылар өчен әдәбият Олимпындагы, шигърият Парнасындагы планканы, үзләренә күрә, бик югары ноктага күтәрүчеләр.

Марсель абыйның үзе әйткәнчә, мондый авторларның иҗаты белән танышу – гел ипинең үзен генә мүкелдәтергә күнеккән укучыга кара уылдык та татып карау мөмкинлеге бирү инде ул. Ә андый тәгамгә һәркемнең акча букчасы да чыдамлы булмаска мөмкин, күнекмәгән ризыкны чамасыз ашасаң, маемлавың да бар. Шуңа күрә дә һәр нәрсәдә чама булуы, ашыкмый-кабаланмый, укыганыңны анализлау, сеңдерү, әдәби зәвыгыңны тәрбияләү мәслихәт. Шул ук вакытта уылдыкның гел үзен генә дә ашап булмый бит. Ипие дә кирәк. Әле болай туклангач, тозлы уылдык су да сораячак... Әдәбиятта да төрлелек һәм чама булырга тиеш. Әле шуңа өстәп, җил дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яуса, ягъни шигырь китаплары да тиешле вакытында, үзләренә кызык чакта дөнья күреп, укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан тиешле бәясен дә алса – нур өстенә нур булыр иде!

Йолдызның иҗатына килгәндә, миңа аның үз шигырьләрен үзенең сөйләве, укучысына-тамашачысына җиткерү манерасы ошый. Аның үз сөйләмендә – укучы беләнме, икенче бер шагыйрь беләнме, үз-үзе беләнме гапләшүендә – миңа ул шигырьләр якын да, аңлаешлы да, кызык та. Ул шигырь сөйләгәндә мизгел белән мәңгелек кавыша, гади әйберләрнең катлаулылыгына, катлаулы әйберләрнең гадилегенә, сүз сәнгатенең галилегенә инанып тыңлыйсың.

Йолдыз, ни сәбәпледер, үзенең иҗат үрнәкләрен соңгы бер дистә елдан артык ни «Казан утлары» журналында, ни «Мәйдан» журналында бастыруны кирәк санамый. Ә кайчандыр, бик күптән, «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Өтүкән җирендә ут яна» дигән поэмасы Нурбәк Батулла белән берлектә сәхнәләштерелде. Кайбер шигырьләре Зуля Камалова һәм Мубай башкаруындагы җыр текстларына әверелде, Камал театры сәхнәләренә менде.

Ә менә аның кызыл тышлы китабы миндә әлегә юк. Аның каруы Миләүшә Гафурованың үзе төпләп ясаган брошюра сыман шигырь китапларының берсен, бер мең ике йөз сумга микән, сатып алган идем. Йолдызның да Татарстан китап нәшриятында кайчандыр басылган шул брошюра чамасындагы бер китабы бар инде миндә барын. Тик хикмәт китапның калынлыгында түгел, эчтәлеге саллы булсын аның, лирикасы үзгә, кабатланмас булсын! Монысын да кулга төшерми булмас. Әлеге китап та минем китап киштәсендә үз урынын табарга тиеш», ди ул.

Шагыйрьләр белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot