news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын министрлыкка күчерүнең сәбәпләрен аңлатты

Кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан республика Президенты сайлап ала, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын министрлыкка күчерүнең сәбәпләрен аңлатты
gossov.tatarstan.ru

(Чүпрәле районы, 10 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Советының 24 нче утырышы тәмамлангач, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет башлыкларын министр вазифасына күчерү вазгыятенә аңлатма бирде.

“Район башлыкларының Татарстан Хөкүмәтенә эшкә күчүе табигый хәл. Озак вакыт, биш яки аннан да күбрәк ел җитәкче район башлыгы вазифасында чыныгып, республика шәһәрләрендә зур тәҗрибә туплый. Шулай итеп, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров урман хуҗалыгы министры, ә Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков экология һәм табигый ресурслар министры булды”, - диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Президенты кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан сайлап ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot