ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Рәсми Татарстан

Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде

8 февраль 2018, 09:29 , Фото: Султан Исхаков

Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Шадриковны әлеге вазифага билгеләү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Александр Шадриков Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. «Физика һәм информатика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, «юрист» белгечлеге буенча Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. 2013 елның апреленнән – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, җирле Совет рәисе. Запастагы лейтенант. Өйләнгән, ике баласы бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10