news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев — абруйлы һәм җаваплы сәясәтче

«Минтимер Шәрипович сәяси биографиясенең барлык этапларында Татарстан дәүләтчелеген торгызуда искиткеч зур роль уйнады», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев — абруйлы һәм җаваплы сәясәтче
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне абруйлы һәм җаваплы сәясәтче дип атады. «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган утырышта Шәймиевнең Татарстанның дәүләтчелеген булдыруда ролен билгеләп узды. 

«Минтимер Шәрипович сәяси биографиясенең барлык этапларында Татарстан дәүләтчелеген торгызуда искиткеч зур роль уйнады. Россиядән соң, 1990 елның 30 августында М.Шәймиев рәислегендә ТАССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларацияне бертавыштан кабул итте», — диде парламент башлыгы.

«Абруйлы һәм җаваплы сәясәтче ул елларда кыюлык һәм ерак киләчәкне күрә белүчәнлеген күрсәтте. Республиканың яңа сәяси һәм хокукый системасын формалаштыруга шәхси зур өлешен кертте. «Күп милләтле халыкның бердәмлеген саклап, аның бу казанышлары Россия Хезмәт Герое исеме белән бәяләнде. Ул 100 еллык тарихта мондый югары бүләккә лаек булган бердәнбер җитәкче», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта катнашучылар аның сүзләрен алкышлар белән хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100