news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Мактау грамотасына лаек булды

Бүләкне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Мактау грамотасына лаек булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күпьеллык намуслы хезмәте һәм Идел буе федераль округы территориясендә закон чыгару эшчәнлегенә сизелерлек өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшинга әлеге бүләкне Уфада узган Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot