news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Җирле үзидарә системасына яңа эш алымнары кирәк

Дәүләт Советы Рәисе йөзләп закон нормаларын эшкәртергә туры киләчәген әйтте.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзидарә системасы яңа эш алымнары сорый, дип саный.

«Җирле үзидарә роле, минемчә, үз сайлаучыларың белән үз территорияңдә якын элемтәне аңлата», — диде ул журналистларга йомгаклау конференциясендә.

Фәрит Мөхәммәтшин Борис Ельцин чорында, җирле үзидарә советы булдырылганда, бу закон проекты юнәлешендә рухланып эшләгәнен искәртте. «Хакимиятне халыкка якынайтып, үз территорияләре үсеше өчен җирле хакимиятләрнең җаваплылыгын арттыру өчен эшләдек», — диде.

«Ләкин илдә моны башкарып чыгып булмады, салым салу системасы, эшләгән акчаң социаль бурычларны хәл итүгә калачагын белеп, җирле хезмәткәрләрнең эшен җанландыру аша җирле үзидарәнең салым базасына кызыксынуын тудырып булмады. Җирле үзидарә системасы яңа алымнар сорый», — диде парламент рәисе. 

Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзидарә турында тәкъдим ителгән федераль закон кысаларында республикада да законда үзгәрешләр кертеләчәген әйтте. 

«Җирле советларда депутатлар да кимиячәк. Кечкенә территорияләрне берләштерү турында да сүз бара. Федераль законда старосталар турында да беләсез, халык тарафыннан сайланган аерым кешеләр башкарма закон чыгару вәкаләтләрен үти. Элек совет чорында авыл советы рәисләрен хәтерлисезме? Бу нәтиҗәлелекне арттырыр дип уйлыйм. Бу нисбәттән, җирле үзидарә турында законны хупларбыз», — диде.

Дәүләт Советы Рәисе йөзләп закон нормаларын эшкәртергә туры киләчәген әйтте. Эшче төркем булдыру турында имзалагач, эш башланачагын билгеләп узды. «Эшче төркем төзеләчәк, ведомствоара төркем булачак ул, закон кысаларында эшләргә тырышачакбыз. Зур эш көтелә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул эшче төркемгә парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелек итәчәген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100