news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә турында закон проектын хуплады: Район ул — бербөтен

Татарстан парламентарийлары федераль закон проектының икенче укылышына төзәтмәләр әзерләп, Дәүләт Думасына юллаячак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ачык хакимият бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын хуплады. «Район ул — бербөтен», — диде парламент утырышында.

Федераль закон проектын быел 16 декабрьдә сенатор Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депуаты Павел Крашенинников керткән. Документ бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Татарстан парламентарийлары икенче укылышка төзәтмәләр әзерләп, Дәүләт Думасына юллаячак.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектының асылын аңлатты. Төп үзгәреш — муниципаль берәмлек төрләрен кыскарту, җирле үзидарәнең бер баскычлы системасына күчеш.

Гамәлдәге закон җирле үзидарә шәһәр, авыл җирлекләрендә, муниципаль районнарда, шәһәр округларында, федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эче территорияләрендә гамәлгә ашырыла. Закон проекты нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең өч төре билгеләнә — шәһәр һәм муниципаль округ, федераль әһәмияткә ия шәһәрнең шәһәр эче территориясе (Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь өчен)

«Шәһәр һәм авыл җирлекләре бетерелә. Аерым торак пунктларда җирле үзидарә территориаль органнары системасы һәм авыл торак пунктлары старосталары институты саклана. Закон проекты буенча, шәһәр яки муниципаль округ администрациясе структурасында җирле хакимият территориаль органнарын булдыру мөмкинлеге каралган», — диде Альберт Хәбибуллин.

Ягъни, бүгенге авыл һәм шәһәр җирлекләре җирле үзидарә органнары урынына муниципаль округ хакимиятенең территориаль органнары барлыкка килергә мөмкин. «Закон проекты нормалары Россиядә җирле үзидарәне оештыруны тамырдан үзгәртә», — диде Альберт Хәбибуллин.

Закон проекты үз көченә 2023 елның 1 гыйнварыннан керә, 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры билгеләнә. «Безнең республикада җирле үзидарә органнары вәкаләтләре 2025 елның сентябренә кадәр, вәкаләтләр вакытыннан чыкканчы саклана», — дир искәртте Альберт Хәбибуллин. Вәкаләтләр срогы тәмамлангач, муниципаль район муниципаль округка үзгәртелә. Аның составына кергән район һәм җирлекләр бетерелә.

Депутат Татарстанда җирле үзидарә системасы нәтиҗәле булуын билгеләп узды. «Татарстан тәҗрибәсе законга төзәтмәләр керткәндә исәпкә алынырга тиеш. Ашыгырга кирәкми. Федераль закон кабул ителгән очракта, республика законын тамырдан карарга туры киләчәк», — диде. Ул дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары вәкилләрен җәлеп итеп, эшче төркем төзүне тәкъдим итте. Закон проектын җентекләп анализларга киңәш итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшче төркем булдыруны хуплады. «Бу законның барлык 205 битен кичекмәстән эшкәртергә, өйрәнергә кирәк», — диде.

«Комитет бу этапта федераль законның эчтәлеген хупларга тәкъдим итә, закон беренче укылышта кабул ителгәч, бу сорауга кире кайтып, республикадан төзәтмәләр әзерләргә кирәк», — диде Хәбибуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз фикерен белдерде. «Бу инде булырга тиеш иде. Абсурд бит, ике баскычлы муниципалитет дөньяда беркая юк. Бүген бездә җирле үзидарә системасы эшләми димәс идем, ләкин ул катлаулы. Район ул — бербөтен. Бүген авыл җирлекләренә таянабыз, алар башкача атала ала. Бу конструкцияне дөрес формалаштырырга кирәк», — диде.

Президент, төзәтмәләр әзерләнгәндә, республиканың эш күнекмәләрен дә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте. «Закон проекты кирәк. Аны хупларга кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100