Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга утырышларда һәрдаим катнашырга тиешлекләрен искәртте
Иҗтимагый җаваплылыгын аңлап бетермәүчеләрнең фамилияләрен әйтергә туры килмәсен, диде парламент Рәисе даими булмаган нигездә эшләүче депутатларга.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга утырышларга гел йөрергә кирәклеген исләренә төшерде. Бу хакта ул бүген парламентның 42 нче утырышы азагында әйтте.
"Дәүләт Советы утырышларына йөрүгә игътибарны көчәйтүегезне сорыйм. Ел азагында мин эшебезгә анализ ясаячакмын. Иҗтимагый җаваплылыгын аңлап бетермәүчеләрнең фамилияләрен әйтергә туры килмәсен. Даими булмаган нигездә эшләүче депутатлар турында әйтүем", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул 2019 елның сайлау елы булуын искәртте. "Киләсе елда Татарстанның Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Шул ук вәкаләтләргә ия булырга теләүчеләр күп. Урыннарда сайлаучылар белән эшне көчәйтү зарур", - дип төгәлләде парламент башлыгы утырышны.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз